Монополиягә каршы хезмәт очрашу үткәрде

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Монополиягә каршы хезмәт очрашу үткәрде

11 февральдә Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин Арча хакимияте бинасында эшмәкәрләр һәм гражданнар белән очрашу үткәрде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин да катнашты.

Чын дөресен әйткәндә, очрашуга килүче булмас, дип уйлаган идек. Юк, кешеләрне битарафлыкта гаеплисе килми. Безнең халык әле бу очрашуларның проблемаларын чишүгә бер адым икәненә ышанып бетми кебек.

Шулай да бу юнәлештә дә яктылык сизелә башлаган икән. Рузалин Хәбибуллин белән очрашуга килүчеләрнең көтмәгәнчә шактый булуы шундый фикер тудырды. Шунысы кызык, гомер уйламаганча төрле мәсьәләләр күтәрәләр. Үзләре турында гына түгел, халык, тормыш турында кайгыртып сөйләшәләр, бүгенге вәзгыять буенча фикерләрен җиткерәләр.

– Әйе, мөрәҗәгать итүчеләр арта. Сездә генә түгел, без бөтен респуб- лика буенча йөрибез. Җир мәсьәләсен күтәрәләр. Ничек алырга, ничек йорт төзергә. Күпләрне бәяләр борчый. Иткә, сөткә, карабодайга, мәсәлән, – диде Рузалин Хәбибуллин. – Мондый очрашуларның файдасы бар, дип уйлыйм мин. Урында җавап бирә алмасак, соңыннан, Казанга кайткач җавап эзлибез. Халыкка ярдәм итәргә тырышабыз.

Бу көнне дә Рузалин Хәбибуллин әйткәнчә, төрле темаларга сораулар бирделәр. Чыннан да, күбесе җир мәсьәләсен күтәрде. Кыскача сорау–җавапны сезгә дә җиткерергә булдык. Кем белә, бәлкем, арагызда нәкъ менә шундый мәсьәләгә җавап таба алмыйча баш ватканнар бардыр. Файдабыз тисә, бик шат булыр идек.

– Минем соравым җир мәсьәләсенә кагыла. Учас-ток уңайлы урында, барлык шартлары һәм мөмкинлекләре бар. Анда күчемсез милек объектлары урнашкан. Уңышлы гына эшләп киләбез. Теләгебез – сәнәгать мәйданчыгын тагын да зурайту. Тик җирне әле дә рәсмиләштерә алган юк. 10 ел үтте инде. Бу вакыт эчендә бик күп эш башкарган булыр идек. Бик күп инстанцияләргә мөрәҗәгать иттем, судлар тордым. Файдасыз. Ниш- ләргә?

– Татарстан Республикасында дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның территориаль идарәсенә язарга кирәк. Бер ай эчендә җавап бирергә тиешләр. Безгә дә языгыз. Бергәләп тикшерербез. Аннан инде, һич булмаса, прокуратурага мөрәҗәгать итәсез.

О.Спичкин: Эш планы билгеле. Татарстан Респуб- ликасында дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыгы тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау регламентына ориентлашып, бергәләп эшләрбез. Район да сәнәгать мәйданчыкларын үстерү һәм яңа эш урыннары булдыру ягында.

– 400 башка исәпләнгән сыер фермасы төзергә уйлыйбыз. Башта үз акчабызга, аннан субсидия алырга өметләнәбез. Тик крестьян–фермер хуҗалыгы бер, ә инвестор ике. Җаваплылыгы чикләнгән ширкәт итеп ачсак, субсидия алып буламы?

– Юк. Үзара килешегез. Ике крестьян–фермер хуҗалыгы төзергә мөмкин. Җир авыл хуҗалыгыныкы. 2015 елның 1 мартыннан барлык җирләр дә аукцион аша сатыла.

О.Спичкин: Җир сайлаганда шунда яшәүче халык фикерен дә исәпкә алырга кирәк. Авыл җирлеге үсеше шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән шәхси инвес- торлар инициативасы белән турыдан–туры бәйле. Әлеге мәсьәләне авыл җирлеге башлыгы белән яки гражданнар җыенында өстәмә рәвештә карарга тәкъдим итәм.

– Чит ил гражданины безнең районнан җир сатып алырга һәм предприятие төзергә уйлый. Бу перспективалы проект. Җитештерү предприятиесе, кешеләргә эш урыны була. Мөмкинме?

– Юк. Чит ил гражданнарына җир арендага гына бирелә.

– Мин мебель җитештерү белән шөгыльләнәм. Эшне киңәйтеп җибәрәсе килә. Аның өчен җирне яки бинаны ничек арендага алырга була?

– Район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәсез. Аукцион аша аласыз.

О.Спичкин: Сәнәгать мәйданчыгы бирә алабыз. Районда кече һәм урта бизнесны үстерү ягында без. Урын табыгыз, булышырбыз.

– Крестьян–фермер хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне сату өчен Арчада яки Казанда павильоннар ачабыз. Реклама кую рөхсәт ителәме?

– Аның буенча башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Авыл кибетләрендә составына спирт кергән алкогольле продукция сатыла. Сүз кечкенә флаконнарда сатылучы продукция турында бара. Бәясе арзан, кеше ала. Аларны сатуны тыеп булмыймы?

– Бу закон чыгаручылар эше.

О.Спичкин: Бу юнәлештә без авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Алар да мондый нокталарны киметү яклы. Әмма эш алып бару өчен фактлар һәм вәкаләтле органнар белән комиссия ярдәмендә оператив тикшерү кирәк.

– Кайбер зуррак сәүдә предприятиеләре автолавкалар белән урыннарга чыгып сату итә. Шуларга ияреп кайбер кешеләр үзләре авылларга сату белән китә. Дөрес, алар салым инспекциясендә теркәлгән, салым түләп баралар.

– Юк, рөхсәт ителми. Моның өчен аерым таләп-ләр бар. Хакимияттән рөхсәт кирәк.

Кайбер товарларга бәяләрнең артык зур булуы, коммуналь хезмәтләр өчен алдан түләтүләр хакында да сораулар булды.

Шул ук көнне Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе Арчаның бишенче гимназиясендә югары сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International