Чит кешене өегезгә кертмәгез
Редакциягә бер ир–ат килеп керде. Исем–фамилиясен, кайда яшәвен әйтте.
— Мин бу турыда дәшми кала алмыйм, — дип башлады ул сүзен. —10 февральдә кичке сәгать 4нче яртыда кино карап утыра идем, ишеккә берәү әкрен генә шакыды. Барып, ишекнең “күзе”ннән карадым, анда 30 яшьләрдәге бер яшь кенә егет басып торганын күрдем. Ишекне ачмыйча гына “Кем сез?” — дип сорадым. “Соцзащитадан”, — ди бу. Ишекне ачтым. Бу фатирга үтте.
— Нинди мәсьәлә белән килдегез? — дип сорыйм.
— Сезгә “Ватаным Татарстан” газетасына яздырган өчен соцзащитага килеп рәхмәт белдерергә кирәк, — ди бу. — “Магнит” кибетенә җыелышка да килә аласыз.
— Документыгызны күрсәтегез, — дип сорадым.
— Сезгә нәрсәгә инде документ дия–дия, — ниндидер документлар күрсәткән булды. Шуннан мин моны әйдә, бар, монда йөрмә, дип куып чыгардым. Андый хәлләр районда бар икән инде. Башкалар да сак булып торсын, дип килүем.
Без район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев белән дә сөйләштек.
— Без мондый мәсьәлә белән хезмәткәрләрне берәүгә дә җибәргәнебез юк, — диде ул.
Редакциягә килгән әлеге ир–атны Илдус Әһлиев та кабул итте. Илдус Котдусович бу вакыйганы район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүен әйтте.