9 февральдә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин “Арча” телерадиокомпаниясендә һәм “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә булды. Редакциядә ул кабинетларны карады, эш шартлары белән кызыксынды, киңәшләрен бирде, тәкъдимнәрен җиткерде. Редакция эшендә заманча мультимедиа чараларын киңрәк кулланырга һәм Интернетта социаль челтәрләрдә эшләүгә игътибарны арттырырга чакырды. Иң куанычлысы – коллектив хезмәтенә югары бәя бирде, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүебезне теләде.
Андрей Кузьмин хезмәттәшебез, баш хисапчы Рәзинә Тимергалиевага хезмәттәге зур уңышлары өчен Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.