Эшең судка барып җитмәсен
Районга Татарстан Республикасының газлаштыру, энергияне саклау технологияләре һәм инженерлык челтәре үсеше фондыннан вәкилләр кайтты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин 2005 елдан 2012 елга кадәр күп фатирлы йортларга урнаштырылган газ казаннарына вакытында кредит акчасын түләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Фатирларга газ казаннарын 7 елга кредитка урнаштырдылар. Фонд белән фатир хуҗасы арасында килешү төзелде. Килешү нигезендә фатир хуҗалары ай саен 800–1500 сум акча түләп барырга тиешләр иде. Районда барысы 65754426 сумлык 973 казан куелды. Әмма 82 фатир хуҗасы кредитны вакытында түләп бармый. Бүген бирәчәк 1 500 000 сумга җыелган.
— Бу дәүләт программасы, акча бюджетка керә, — дип сөйләде республиканың газлаштыру фонды бүлек мөдире Любовь Корчагина. — Газ казаннары өчен түләнмәгән кредит ул бюджетка кермәгән акчалар. Бу җитди мәсьәлә.
Бирәчәкләре күп җыелганнарның эше судта каралачак. Хәтта газ казаннарын сүтеп алулары да ихтимал. Ә бит ай саен түләүләр билгеле бер нормативтан артып китә икән, дәүләт аны субсидия- ләтә кире кайтара. Бу түләүләргә казан кредиты да керә. Моның өчен гаилә кереме турындагы белешмәне социаль яклау бүлегенә тапшырырга кирәк.
Румия Надршина