Билге алыначак

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Билге алыначак

Арча шәһәрендә яшәүчеләр җыенында муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка шәһәрнең “Җиңү” дип аталучы торак милекчеләре ширкәте рәисе Сания Хәкимова:

“Тайд-фойл” кибете һәм көнбатыш микрорайоны арасындагы юлга светофор куйгач машиналар Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы ишегалларыннан йөри башлады. Алар асфальтны вата, куркыныч та, янәшәдә генә балалар мәйданчыгы. Бу хәрәкәтне ничек чикләргә?”— дигән сорау биргән иде.

Бу сорауга ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин биргән җаваптан күренгәнчә, әлеге мәсьәлә районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә тикшерелгән. Әлеге участоктагы “Хәрәкәт турыга” юл билгесен алырга дигән карарга киленгән. Карар үтәү өчен шәһәр башкарма комитетына жибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International