Алар үзләренчә яшиләр
“Курса МТСы” ширкәтендә хисап җыелышлары үзенчәлекле уза. Хуҗалык үзе дә башкалардан күп яклары белән аерыла. Иң мөһиме — бернигә дә карамый мөстәкыйльлекләрен саклап калдылар.
Кемгәдер баш иеп тегене алырга, моны төзергә акча бирмәссезме икән, дип теләнәсе юк. Горурлык хисе көчле курсалыларда. Бүген күпләр тынып калганда алар ферма төзи, яңа техника ала, ындыр табагын яңарта. Быел Сарай–Чокырчада яңа клуб төзелешенең ярты бәясен хуҗалык түләячәк.
Бурычларга батмый, мөмкинлекләренә карап яши хуҗалык. Бүгенге көндә монысы да бик мөһим.
— Узган ел хуҗалык тарихында беренче тапкыр 100 мең центнердан артык ашлык җыйнап алдык, — дип сөйләде җитәкче Рәүф Гыйлаҗетдинов. — Продукция сатудан 112 млн. сумнан артык акча керде. Бер гектар сөрүлек җиренә 25 мең сум туры килә, 2014 елга карата 131 процент тәшкил итте.
Хуҗалыкта бар да көйле сәгать кебек эшли. Орлык- чылык белән ныклап шөгыльләнәләр. Яңа сортлар кайтарыла.
Биш төбәктәге институтлар белән элемтәдә торабыз, — ди баш агроном Вилдан Дияров. — Шулардан алган сортларны игәбез. 700 тоннадан артык аммиак суы, башка ашламалар кайтардык.
Курсалылар “бабайлар ысулы” дип мыскыл итәргә маташкан елларда суканы утильгә тапшырмадылар. Көздән барлык басулар сукалап калдырыла. Шуңа күрә иген кырлары чиста, агу–химикатларны аз кулланалар, тирән сөрелгән җирдә дым да саклана.
Элек–электән тырыш, булдыклы механизаторлары белән дан тота хуҗалык. Татарстанның атказанган механизаторы Рәкыйп ага Яруллин турында әле дә легенда итеп искә алалар. Колхоз рәисе яки агроном барып туктатмаса көне–төне эшли торган кеше иде ул. Аннан соң килгән буыннар вәкиле Фәрит Гайнетдинов шулай ук легендар шәхес. Комбайнда да, тракторда да эшләп ничә еллар җиңүләр яулады ул. Лаеклы ялга киткәндә узган ел тракторын бүләк итеп бирделәр. Әмма ул өйдә утыра торган кеше түгел, быелгы җыелышта да бүләкләнүчеләр арасында иде. Андыйлар бик күп.
Шундый тәҗрибәле остазлар белән эшләү яшьләр өчен дә бәхет. Хуҗалыкта әле беренче елларын гына шофер, тракторчы булып эшли башлаган Ленар Хөснетдинов, Мансур Гафурбаев, Надир Сафиуллин, Ленар Хәлиуллинны хуҗалык рәисе бөтен халык алдында мактап бүләкләр тапшырды.
Ильяс Хәсәнов әле яңа укып кайтып механик, Мирзанур Шакиров баш инженер булып эшли башлаган.
Югары уку йортларында хуҗалыкның үз стипендиатлары бар.
Заманында Татарстан Югары Советы депутаты булган, кырык елга якын сыер сауган Әлфинур Хәйруллинаның моңсурак та, шатлыклы да көне булды бу. Аны зурлап лаеклы ялга озаттылар. Бүләккә — биш центнерлы буаз тана!
— Мин эшли башлаган елларда кул хезмәте күп иде, хәзерге белән чагыштырырлык та түгел, — диде ул. — Болай ук олыларлар дип көтмәгән идем, зур рәхмәт инде!
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина: “Шәхси хуҗалыклар терлек, кош–корт асрауны елдан–ел арттыра бара”, — дип куанып сөйләде. Бер хуҗалыкка уртача 1 сыер, 3 мөгезле эре терлек туры килә. Хуҗалык терлек азыгы белән тәэмин итә, пай җирләре өчен вакытында исәп–хисап ясап бара. Дәүләт программаларының ярдәме зур.
Үзара салым акчалары исәбенә бик күп төзекләндерү эшләре алып барылган.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында җирлектә тырыш кешеләр яшәвен билгеләп үтте, керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.
Ильяс Фәттахов