Шагыйрьне искә алдылар
15 февральдә Казанның матбугат йортындагы Тукай клубында Муса Җәлилнең 110 еллыгын билгеләп үттеләр.
Язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, журналистлар һәм легендар шагыйрь иҗатына битараф булмаган кешеләр җыелган иде анда. Беренче шуңа игътибар иттем, искә алу кичәсен зур аудитория белән, шоу итеп оештырмаганнар. Тыныч, бераз гына тонык, әмма... рәхәт халәт. Шул тынлыкны бозып гаҗәеп матур саксофон тавышы яңгырады. Ул ниндидер бер серлелек, нур өстәде.
Кичә “Муса Җәлилдә кунакта” исемле шагыйрь фатирындагы музейдан видеорепортаж белән башланып китте.
– Бервакыт кечкенә Муса балык тотарга киткән җиреннән кычкырып елап кайтып кергән. Битен каплап елый икән бу, – дип сөйләде музей хезмәткәре. – Аны Гыйльми әбисе каршы алган. Бактың исә, Муса балык кармагына үзе эләккән, кармак борынын тишеп кергән. Әби аны Нигъмәтҗан карт янына алып киткән. Алдан әби, артыннан елый-елый Муса, аның артыннан иптәшкә елап дусты бара икән. Карт шикәр вата торган келәшчә белән кармакны борыннан алган.
Әнә шулай булачак шагыйрьнең күңелле балачагыннан алып соңгы көннәренә кадәр искә төшерделәр ул көнне. Татарстанның халык шагыйре, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, “Мәгариф” журналы хезмәткәре Сания Әхмәтҗанова, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, Нәҗип Җиһанов музей-фатиры хезмәткәре, Нәҗип Җиһановның оныгы Алексей Егоров һәм башкалар чыгыш ясадылар, шагыйрьнең, аның турындагы үзләренең шигырьләрен укыдылар. Муса Җәлил исемендәге премия иясе, композитор Эльмир Низамов шагыйрьгә багышланган әсәрен уйнады.
– Ерак Себердә, Обь елгасы буенда, Нижневартовск шәһәрендә 40 мең татар яши. Шулар үзләрендә Муса Җәлилгә һәйкәл салып куйганнар. Аларда кеше сүрәте төшкән ике генә һәйкәл бар икән. Берсе Дзержинскийга (ул аларга бирегә килеп урнашырга рөхсәт биргән) һәм Җәлилгә, – диде Илфак Ибраһимов.
Язучы Афзал Шамовның кызы Әлфия Шамова шагыйрь- нең сугыштан язган хатлары белән таныштырды. “Аны фронтка менә шушыннан, хәзерге вакытта без утырган бүлмәдән озатканнар. Ә хатларының күбесе рус телендә язылган. Чөнки русча хатлар бер атнада килгән, ә татарча язылганнары бер ай йөргән, гарәпчә язылганнары бер елдан соң гына иясенә килеп ирешкән”, – диде ул.
– Тиммерманс булмаса, “Хатларын югалтасыз икән, Америка вәкиллегенә илтәм”, – дип куркытмаса, шагыйрьнең Моабит төрмәсендә язган шигырьләре дөнья күрерләр идеме икән? Аларны да сак астында тәрҗемә иткәннәр, – диде Фоат Галимуллин.
Соңыннан “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин исеменнән кичәдә катнашучыларның барысына да яңа басылып чыккан “Моабит дәфтәрләре” шигырьләр җыентыгын бүләк иттеләр.
Гөлсинә Зәкиева