Шахмат бәйгесе

2016 елның 19 феврале, җомга

Шахмат бәйгесе

13 февральдә “Ладья” шахмат клубында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысасында районның предприятие, оешма һәм учреждениеләр командалары арасында бәйге үткәрелде.

Хатын–кызлар арасында беренче урынны Арча педагогика көллиятеннән Кадыйрова Роза, икенче урынны Мәҗитова Алисә, өченче урынны Яңа Кенәр урта мәктәбеннән Мөхәммәтгалиева Рания алды. Ирләрдән беренче урында Түбән Аты авылыннан Гайнетдинов Мидхәт, икенче урында Наласа авылыннан Фәттахов Габделнәфыйк, өченче урында Арчадан Рәхимов Данил. Командалар арасында беренче урынны Яңа Кенәр урта мәктәбе, икенче урынны Арча педагогика көллияте, өченче урынны “Ак барс” агрокомплексы” командалары яулады.

Әмир Шәяхмәтов,

“Ладья” шахмат клубы җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International