Алдан язылырга мөмкин

2016 елның 19 феврале, җомга

Транспорт чараларын теркәү, машина йөртү танык- лыгы алу өчен кабул итүгә  ЮХИДИнең Арча бүлекчәсенә (башкаларына да) Бердәм дәүләт хезмәте порталында – www.gosuslugi.ru сайтында алдан язылырга мөмкин. Моның өчен порталда теркәлергә, тиешле мәгълүмат тутырырга, кызыксындырган хезмәтне сайлап, ЮХИДИ бүлекчәсенә гариза язарга кирәк. ЮХИДИнең барлык төр хезмәтләре, адреслары, эш графиклары турында да әлеге порталда, шулай ук Россия автоинспекциясе сайтында (gibdd.ru), Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (www.uslugi.tatarstan.ru) белергә була.

2016 елның 1 февраленнән 16 февраленә кадәр gosuslugi.ru аркылы 154 кешегә хезмәт күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International