Гер күтәрү буенча ярышлар булды

2016 елның 19 феврале, җомга

“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында гер күтәрү буенча ярышлар булды. Ярыш нәтиҗәләре: беренче урыннарны 70 килограммга кадәрге авырлыкта ирләр арасында Искәндәр Вафин (Арча агросәнәгать көллияте), 80 килограммга кадәр Мөдәрис Мөхәммәдиев (“Сабагаз”), 80 килограммнан югары Рөстәм Галимҗанов (Арча агросәнәгать көллияте) яулады. Командалар арасында социаль яклау бүлеге – беренче, “Ак барс” агрокомплексы” – икенче, Арча агросәнәгать көллияте өченче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International