Балаларның хокукларын саклау турында

2016 елның 19 феврале, җомга

Балаларның хокукларын саклау турында

2015 елның 30 декабрендәге Федераль закон белән Россия Федерациясе Гаилә кодексының кайбер маддәләренә үзгәрешләр кертелде.

Әлеге үзгәрешләрнең максаты — балигъ булмаган балаларның хокукларын саклау һәм алар гаиләнең башка әгъзаларына карата хокук бозулар ясаган очракта ата–аналарының җавап- лылыгын көчәйтү.

Кодекс ата–ана хокукларыннан мәхрүм итү өчен яңа нигезләмәләр белән тулыландырылган. Хәзер Гаилә кодексының 69нчы маддәсе нигезендә, үз балаларына һәм ир яки хатынга карата гына түгел, ә балаларның әти–әнисе булмаган ир һәм хатынга, шулай ук балаларның башка ата–анасына һәм гаиләнең башка әгъзасының тормышына һәм сәламәтлегенә карата аңлы рәвештә җинаять ясаган очракта да ата–ана хокукыннан мәхрүм итү яный.

Гаилә кодексының суд тарафыннан ата–ана хокуклары чикләнгән ата–аналарның балалар белән элемтәләрен көйли торган 75нче маддәсенә дә төзәтмә кертелгән. Хәзер андый ата–ананың бала белән элемтәсе опека һәм попечительлек органы, шулай ук ата–ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгән яисә әлеге хокуклары чикләнмәгән башка ата яки ана ризалыгы белән дә рөхсәт ителә ала.

Ата–аналары балигъ яшькә җитмәгән балаларны тәрбияләүдә проблемалар булуын исәпкә алып, Гаилә кодексының 62нче маддәсенә үзгәрешләр кертелгән. Яңа закон буенча, өйләнешмәгән балигъ булмаган ата–аналар, аларның балалары туган һәм ата яки ана булулары билгеләнгән очракта, 16 яшь тулгач ата–ана хокукларын мөстәкыйль тормышка ашыру хокукына ия. Әмма балигъ булмаган ата–аналарга 16 яшь тулганчы аларның баласына опекун билгеләнә, ул баланың балигъ булмаган ата–аналары белән бергә аны тәрбияләүдә катнаша. Элек тормышның андый очрагында опекун билгеләү мәҗбүри түгел, законда опекун билгеләү мөмкинлеге булуы гына әйтелгән иде.

Әлеге үзгәрешләр 2016 елның 10 гыйнварыннан көченә керде.

Радик Хәбибуллин, район прокуроры урынбасары,

юстиция советнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International