Чебешне кышын санадылар

2016 елның 19 феврале, җомга

Чебешне кышын санадылар

Мәдәният хезмәткәрләренең 2015 елга хисап җыелышы узды. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов 4 төп тармак (клублар, китапханә, сәнгать мәктәбе, музей) эшчәнлегенә тукталып, узган елга нәтиҗә ясады. Беренче булып ул сүзне төзелешләрдән башлады.

– “Татарстан Республикасы районнарындагы авыл мәдәният йортлары төзелеше” программасы кысаларында 2015 елда Иске Иябашта күпфункцияле үзәк сафка басты, Орнашбашта яңа мәдәният учреждениесе төзелә башлады. Наласа мәдәният йорты ныклап төзекләндерелде, аның өчен 2 миллион 339 мең сум акча тотылды. Ташкичү мәдәният йортында төзекләндерү эшләре бара. 25 клубта 495 мең сумлык агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылды, 1 миллион 154 мең сумга техник җиһазлар алынды, 674 мең сумга сәхнә кос- тюмнары тектерелде.

Клуб учреждениеләре арасында театр коллективлары, эшче яшьләр иҗат фестивальләре, оешма, предприятие, мәктәп, учреждениеләр арасында иҗат концертлары, КВНнар, төрле районкүләм бәйгеләр, әдәби мәйданнар, Әдәбият елы уңаеннан язу- чылар белән очрашулар, балалар иҗат бәйгеләре мәдәният хезмәткәрләренә ел дәвамында тик торырга ирек бирмәде, авыл халкын да мәдәният учреждениеләренә, сәхнәгә тартты.

Рамил Мөхетдинов яхшы эшләгән мәдәният учреждениеләрен, аларның нинди чаралар үткәрүен исемләп әйтеп үтте. Грантларны, мактаулы исемнәрне юкка гына бирмиләр. Үзәк китапханәнең өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әлфия Галимова Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә һәм Татарстан Хөкүмәте грантына, Наилә Гәрәева Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына, Яңа Кырлай авыл китап- ханәсе (мөдире Наилә Әхмәтҗанова) 100 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә лаек булды, Арча сәнгать мәктәбе Россиянең иң яхшы 100 өстәмә белем бирү уку йортлары исемлегенә керде, Бөтенроссия бәйгесендә “Иң яхшы сәнгать мәктәбе” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк Мәдәният министрлыгының 100 мең сум, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең иҗади проектлар арасында игълан ителгән бәйгесендә 200 мең сум грант, ә мәдәният идарәсе үзе районда мәдәният эшен яхшы оештырган өчен 300 мең сум грант алды.

Сәнгать мәктәбе, үзәк китапханә, “Казан арты” тарих–этнография музее, “Җидегән чишмә” Арча халык театры, Арча Мәдәният йорты әзерләгән күргәзмәләр бу бүләкләрнең лаеклы булуларын исбатлады. Алар хисап җыелышына махсус кайткан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпованы да сокландыр- ды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты һәм чыгыш ясады.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International