Дуслык җиңде
КВН, татарча ШТК (шаяннар һәм тапкырлар клубы) Арча җирлегендә яңадан шытып чыкты. Кайчаннан бирле инде авыл клубларында, мәдәният йортларында ШТКлар гөрли. Апрель аенда Арчада иң яхшы номерлардан торган гала-концерт булачак.
Узган атнада Арча Мәдәният йортында да ШТК булып үтте. Биредә ул көнне социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы (“Аськи”) һәм Арча гуманитар-техник техникум (“Винтаж) командалары көч сынашты. Бәйге шарты буенча һәр командада 16 яшьтән өлкәнрәк 12 студент катнашты. Чыгышларның бирелгән вакытка сыешы да мәҗбүри шартларның берсе иде.
— КВН —бик җиңел уен түгел. Аның үз таләпләре, үз нечкәлекләре бар, — ди жюри әгъзасы, бу көнне ул ШТКны алып барды, Лия Ильина. – Анда юмор бөтенләй башка. Монда Интернеттан алган кызыклы әйберләр генә бармый. Аның белән кешене көлдереп тә, шаккатырып та булмый. Көндәлек тормышыңда сине нәрсә борчый? Менә шуны юмор кысаларына салып кешегә күңелле һәм аңлаешлы итеп җиткерә алырга кирәк.
“Аськи” һәм “Винтаж” командалары уенчылары бу таләпләргә туры китереп чыгыш ясый алды, дисәм, ялгышмамдыр. Кыска гына итеп студент тормышын сүрәтләделәр. Кыскалыкта — осталык, диләр. Кызык һәм күңелле килеп чыкты. Яшьләрнең осталыгына, тапкырлыгына сокланып утырдым. Сорау–җавап бәйгесен генә алыйк. Соравын ишетүгә бер минут эчендә җавап табарга кирәк. Гади генә түгел. Юмор хисе белән баетылган, кыска гына һәм мәгънәле дә булсын. Югалып калмадылар. Мәсәлән, бер сорауны гына алыйк. “Һәр якта су, уртада — закон”. Тап инде шуңа җавапны. Таптылар. “Прокурор су коена”, диделәр. Капитаннар чыгышы да матур гына килеп чыкты. Екатерина Һадиева (“Аськи”) җырлады, Альбина Тимериева (“Винтаж”) акробатик номер күрсәтте. Рәдис Фәйзрахмановның да (“Винтаж”) җырларга осталыгын күрдек.
Ә иң сокландырганы — яшьләрнең сәхнәдә үзләрен тотышлары. Оялмыйлар, курыкмыйлар, әрсезләр, җитезләр, өлгерләр, төгәлләр.
— Ике командага да булдырасыз, дип әйтәсе килә. Ә “Аськи” командасының әйдәп баручылары Алсу Гарипова белән Эльвира Сираҗетдинова аеруча оста. Шундый әйдәманнар барында таулар күчерергә була, — ди Лия Ильина.
Болар күчерер, шигем юк. Шундый тере булырга кирәк. Соңыннан жюри нәтиҗә чыгарган вакытта тамашачылардан тәкъдим керде: бер команда кызлары икенче команда егетләре белән лезгинка биергә тиеш. Нишләделәр, дисез. Шундый итеп биеп киттеләр, идән чыдасын. Баллар буенча “Аськи” командасы беренчелекне алса, чынбарлыкта биредә дуслык җиңде. Студентлар, яшьләр дуслыгы.
Гөлсинә Зиннәтова