Беренче булып кечкенәләр старт алды
Районда соңгы вакытта чаңгы спортына мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде. Моңарчы хоккей уйнадылар, йөгерделәр, башка спорт төрләре белән дә шөгыльләнделәр. Ә менә чаңгы спортына болай күпләп кеше тартылганын хәтерләмим. Якшәмбе көнне Арча үзәк стадионында ел да оештырыла торган “Россия чаңгы юлы–2016” кысаларында “Татарстан чаңгы юлы–2016” узды. Анда да күп кеше катнашты. Хәтта беренче тапкыр балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр дә чаңгы юлына баскан иде.
– Кичләрен стадионга төшсәң, чаңгы шуучылар шактый була. Без үзебез дә махсус чаңгы сатып алдык. Җәен бакча бар инде, кышын өйдә нишләп ятарга кирәк. Саф һавада йөреп, үзебезгә дөнья кадәр энергия алып менәбез. Сәламәтлек өчен дә бик әйбәт, – диләр Арчадан Лилия һәм Ринат Фазыловлар.
Лилия Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе, Ринат “Жилкомбытсервис” ширкәтендә инженер. Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, онытылып тору, ял итү өчен дә менә дигән ысул инде бу.
– Бүген без бөтен коллектив белән төштек. Кайберләре гаиләләре белән катнаша, – ди Лилия Фазылова. – Йөзләреннән үк күренә, бар да канәгать.
“Татарстан чаңгы юлы–2016” чарасын район башлыгы Илшат Нуриев ачты.
– Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару үзегездән тора. Ә спорт бу өлкәдә зур роль уйный. Районда чаңгы спортын тагын да киңрәк җәелдерергә кирәк. Киләсе елда икеләтә күбрәк кеше катнашыр дип өметләник, – диде ул барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итеп һәм уңышлар теләп.
Беренче булып иң нәни чаңгы шуучылар старт алды. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, җирдән бер арыш буйлары белән берничә бала баштан ук яшьтәшләрен әллә кайда калдырып алга ыргылды. “Менә болардан киләчәктә Арча данын яклаучы чаңгычылар чыгачак”, – дип карап калдылар артларыннан. Алар финишка да беренчеләрдән булып килделәр. Беренче җиңүләре белән котлыйбыз.
Ә финишта үзләрен район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм һәрберсенә бүләкләр тапшырды.
Өченче балалар бакчасында тәрбияләнүче 6 яшьлек Рәсим Сабиров та лаек булды ул бүләккә. “Авылга Яңа Кенәргә кайткан саен әтисе белән чаңгы шуарга чыга ул. Чаңгыда йөрергә бик ярата”, – ди әнисе Гөлләр.
Арча китапханәсендә бүлек мөдире булып эшләүче Гөлгенә Хәсәнова бөтен гаиләсе – ире, улы, кызы, әнисе белән төшкән. Балалары, оныклары шуганда Мөнирә ханым җанатар ролен башкарды, аларга көч, куәт өстәп торды. Кечкенә балалары Инсаф белән Илзирә район башлыгы кулыннан бүләк алды.
– Без көн саен гаилә белән стадионга чаңгы шуарга төшәбез, – ди Гөлгенә. – Сәламәтлек өчен дә әйбәт, аннан хәрәкәт тә кирәк бит.
– Моңа кадәр “Татарстан чаңгы юлы”н без ярыш итеп үткәрә идек. Быел массакүләм шуулар итеп оештырдык. Бүген чаңгычылар яшьләре буенча биш төркемгә бүленеп шуа, – диде соңыннан район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов.
Шул төркемнәр арасында җитәкчеләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Арчаның җиденче мәктәбендә эшләп лаеклы ялга чыккан Руфина Гәрәеваның мондый чаралардан бер генә ел да калганы юк. Алай гына да түгел, яшьтәшләре арасында призлы урыннарны яулап килә. Ветераннар арасында узган республика ярышларында да җиңүләргә иреште.
– Мин бер чаңгы белән генә шөгыльләнмим. Нинди яңа спорт төре барлыкка килмәсен, син тиз өйрәнәсең, диләр дә миңа кушалар. Җиңелгәнем юк әле!– ди Руфина Гәрәева.
Руфина ханымның 17 февральдә туган көне. 67 яшь тула. Мәңге шулай яшь күңелле булып калыгыз.
– Чаңгы спорты стрессларны ала, йөрәккә рухи дәва бирә, – ди хезмәт ветераны Сөмәя Гасыймова. – Саф һава, хәрәкәт – үзе рәхәт. Мин менә Төрнәле мәктәбендә укыдым. Безнең мәктәпкә укырга күрше авыллардан да киләләр иде. Ул вакытта автобуслар юк, кышын чаңгыда, җәен велосипедта. Менә шулар чаңгы буенча ярыш- ларда беренче урыннарны алып килделәр.
Сөмәя ханым да өч ел рәттән призлы урыннар яулаган. Балачактан, яшьтән алган күнекмәләр кешене гомере буе озатып бара, җиңүләргә китерә. Яшьләргә моны истән чыгармаска кирәк.
Соңыннан чаңгычылар коймактан авыз иттеләр, кайнар чәй эчтеләр. Саф һавада йөреп килгәннән соң аның шунысы да күңелле бит.
Гөлсинә Зәкиева