Очу өчен яшәргә!

2016 елның 19 феврале, җомга

Очу өчен яшәргә!

Олы юлдан Казанбаш авылына таба борылып, азрак баргач, сул яктагы юлдан Казанбаш аэродромына керәсең. Республиканың “Авиатор” аэроклубы җәмәгать оешмасы бу ташландык аэродромны торгызып яңа сулыш өрде. Анда әлегә әлләни үзгәрешләр юк. Җылытылган будка, эт һәм әлегә ике кече самолет.

Безнең белән Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев һәм шушы җирлектәге фермер Дамир Шакирҗанов та килде.

— Казанбаш аэродромы заманында басуларны ашлаучы, корткычлардан саклаучы самолетларга хезмәт итте, — дип сөйләде алар. — Тора–бара аэродром файдаланылмый башлады. Ташландык хәлгә калды. Хәтта чүп ташлау урынына әйләнде. Хәзер менә, үзегез күрәсез, аэродром яңа төс алды, авиа- циягә хезмәт итү функциясен югалтмады.

Безне аэроклуб җитәкчеләре Тимур Умаров һәм Дамир Гатин каршы алды.

— Без коммерция оешмасы түгел. Һәр теләгән кеше безнең клубның әгъзасы була ала, — дип сөйләде аэроклубның идарә рәисе Тимур Умаров. — Безнең төп максатыбыз – кече авиациянең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, һава киңлекләрен гизү турында хыялланган һәркемгә мондый мөмкинлек тудыру. Бүгенге көн белән генә яшәмибез бит. Әнә, алга киткән чит илләрдә пенсионерлар шәхси самолетта дөнья гизәргә чыгып китә...

Аэроклубның девизы — “Очу өчен яшәргә!” Бергәләп уйланыйк әле. Кешене нәрсә яшәтә? Әлбәттә, хыял. Хыяллана белмәгән кеше канатсыз кош, диләр. Ә хыялланырга бала вакыттан өйрәнергә кирәк. Тимур белән Дамирның Арчада яшь пилотлар түгәрәге оештырырга ярдәм итәргә тырышулары да очраклы түгел.

Икенче көнне, кояшлы шимбәдә аэродромга Казаннан В.П. Чкалов исемендәге дәүләт балалар техник иҗат үзәге җитәкчесе, очучы Сергей Юрьевич Борзенков кайтты. Арча Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин да килде. Алар Укучылар сараенда авиациягә багышланган техник иҗат түгәрәге оештыру турында сөйләштеләр. Бу түгәрәкнең әһәмиятен аңласам да, Сергей Юрьевичтан:

– Авыл хуҗалыгы районына самолетлар төзелешен өйрәнү кирәкме икән? — дип сорыйм.

— Самолетмы ул, трактормы, автомобильме – техника төзелешен аңлаган бала тормышта бервакытта да югалмый, ул аңа һәрвакыт кирәк булачак, — дип җавап бирде очучы. — Элек балалар Чкалов, Гагарин булырга хыяллана иде. Алар хыяллана белде. Безнең иҗат йортында 350 бала минем кул аша узды. Шуның 20 проценты авиация һөнәрен сайлады. Безнең Татарстан — авиация респуб- ликасы ул. Бездә нинди зур заводлар, абруйлы уку йортлары бар. Техник иҗат түгәрәгенә йөргән бала ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә, әйтеп бетергесез хис–тойгылар кичерә, үз–үзенә ышана, тормышта үз урынын табарга, гомернең кадерен белергә, авырлык килгәндә чагыштыра, дөрес юлны таба белергә, тәртипкә өйрәнә. Җәен менә монда, аэродромда, балалар лагере оештырырга уйлыйбыз. Арчада түгәрәкне үзем алып барачакмын.

Укучылар сарае житәкчесе Руслан Гыйниятуллин:

– Тиздән авиациягә багышланган иҗат техник түгәрәге эшли башлаячак, — дип әйтте.

...Узган шимбәдә малайларга: “Самолет карарга барабыз”, — дигәч, “Ур–ра!” кычкырып сөенделәр. Самолет ул малайларның хыялы. Яшь пилотчылар түгәрәге сөенә, хыяллана белә торган малайларны тәрбияләр, дип уйлыйбыз. Алар аэродромга килеп, самолетның ничек очканын күзәтәчәк, утырып та очачак һәм пилотның ничек самолет белән идарә иткәнен өйрәнәчәк, дип ышандыралар. Ә мондый бала начар була алмый. Ничек әле, очу өчен яшәргә!

Кар–бураннарны туздырып самолет күккә күтәрелде. Штурвал артында аэроклубның башкаручы директоры Дамир Гатин үзе иде.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International