Әфганстан кайвакыт күңелгә бик тә якын...
Әфганстанда хезмәт иткән ир-егетләр район сәнгать мәктәбеннән чыккач, бер рәткә тезелеп, “Сугышчан туганлык” әләмен күтәреп, үзәктәге мемориалга таба атладылар. Юлда очраганнар: “Бу кемнәр икән?” — дип аптырап карап калды. Үземнән атап сорагач, бер егеткә: “Әфганчылар, —дип аңлаттым. — Бүген, 15 февральдә, Әфганстан сугышыннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 27 ел тулды. Әфганчылар истәлегенә төзелгән мемориалга чәчәк салырга баралар”.
Бу көнне алар бер елны да искә алмый калмый. Быел да Арча сәнгать мәктәбенә җыелдылар. “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе, подполковник Сергей Баһаветдинов башлап йөрде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Сугышчыларның күбесе Әфганстанда хезмәт иткәндә кигән солдат формаларыннан иде. Мәскәүдән соратып, сатып алганнар. Күкрәкләрендә орден, медальләр. Бер–берсе белән кочаклашып, кул биреп күрештеләр. Күбесе бер–берсен белә. Килмәгәннәр турында: “Ник килмәде?” — дип сорашалар. Башта кайнар чәй эчтеләр. Аннан концерт залына үттеләр.
Адел Ибәтуллин гитара белән сәхнәгә җырларга чыкты. “Ә нигә мин үлмәдем? Әфганстан...” Иптәшенең һәлак булганын күреп, үзәкләре өзелгән солдатның туган ягына кайткач, аның әти–әнисенә ни әйтермен, дип, гаҗиз калганнан әйтелә торган сүзләр. “Ә нигә ул, мин түгел...” Яңа Ашыттан Илсур Нигъмәтҗановның бергә хезмәт иткән Кама Тамагы районы егете Марс Нуретдиновны гомер онытасы юк. Аның үлемен бик авыр кичерә ул. Армиядән кайтуга өендә бер кич йоклагач, Кама Тамагына чыгып китә. Дустының каберенә бара. Бүген дә туганнары белән аралашып яшиләр. Марсның энесе Илсурны “абый” дип әйтә, әнисе “улым” ди.
Шушмабаштан 1968 елгы Фәнис Нәбиев менә ниләр сөйли:
— Мин Әфганстанда 23 ай хезмәт иттем. 1987 елның 7 февралендә кердем, 1989 елның гыйнварында чыктым. Әфганстанга кергәнче башта өч ай әзерлек үттек. Комбайнда эшләп, армиягә киттем. Әфганстанда “КамАЗ”да эшләдем. Төрле йөк ташыдык. Колонна белән йөрмәдек. Аерым юлга чыгып китәр идек. Ә бу бик тә хәтәр. Яраландым. Армиядән кайткач шофер булып эшләдем. Хәзер группада. Армиягә бала–чагалар булып киткән идек, тормышка караш үзгәреп, җитдиләнеп, олыгаеп кайттык.
Арчадан 1959 елгы Ильяс Рәхмәтуллинның бәхете бар икән, чордашлары Әфганстанга киткәндә, ул Төньяк Флотка эләгә. Шул китүдән Мурманскида 20 елга якын су асты көймәсендә хезмәт итә. Очрашуда ул “Сугышчан дуслык” әләмен залга алып керү миссиясен башкарды.
Сикертәннән 1967 елгы Рафис Абдуллин:
— Әфганстан күңелдә гомергә калды, — дип сөйләде. — Армиягә киткәнче Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамладым.
— Димәк, сез Әфганстанда урман хуҗалыгында хезмәт иттегез? — дип көлешәбез.
— Артиллерия полкында дошманны утка тотканда төзәтмәләр кертүче булып хезмәт иттем. Контузия алдым. Кабул госпиталендә дәваландым. Әфганстан ул вакыты–вакыты белән күңелгә бик тә якын төбәк. Аның зыяны белән файдасын да күрдек. Ул безгә батырлык мәктәбе булды.
Арчада яшәүче Вагыйзь Камалиев сәхнәгә җырларга чыккач, әфганчылар җанланып китте: сызгырдылар, “афәрин!” дип кычкырдылар. Чөнки сәхнәдә Әфганстанда хезмәт иткән иптәшләре җырлый иде. Вагыйзь үзен сәхнәдә кыю тотты һәм бик матур итеп җырлады. “Сугыш әни түгел, ул – бәхетсезлек...”
Әйе, сугыш ул афәт. Арча районыннан Әфганстанда хезмәт иткән 138 егетнең өчесе әрәм булды. Бүген инде 37се арабызда юк. Кайсы Әфганстаннан ук сәламәтлеге какшап кайтып, озак тормады, кайсы өйләнмичә ялгыз өйдә әрәм булды, кайсы...
Румия Надршина