Алар безнең горурлык

2016 елның 19 феврале, җомга

Алар безнең горурлык

Район ветераннар (пенсионерлар) советының яңа рәисе Наил Газиз улы Габдрахманов районда билгеле шәхес. Ул озак еллар җаваплы урыннарда эшләде, районны, аның кешеләрен яхшы белә.

— Наил Газизович, яңа вазыйфагызда уңышлар телибез. Яңа эшкә нинди планнар, уй–фикерләр белән керештегез?

— Теләкләрегез өчен рәхмәт. Мин үземә йөкләнгән җаваплылыкны яхшы аңлыйм. Арча районында 52 меңнән артык кеше яши, шуның 16450се — ветераннар (пенсионерлар), барлык халыкның 31 проценты дигән сүз. Гаять зур көч бу. Ветераннар халыкның иң актив өлеше дисәк тә ялгыш булмас. Сайлауга алар иң беренче булып бара. Тәҗрибәле, күпне күргән, авырлыкларны үз җилкәләрендә кичергән кешеләр. Җыелышларга да алар йөри. Уку, белергә омтылу мәсьәләсендә дә алар алда. Әнә күпме хатын–кызларыбыз мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә дин сабагы, гарәп графикасы үзләштерә.

Китапханәләргә дә ветераннарыбыз еш йөри, алар — китапны иң күп укучылар. Үзешчән сәнгатьтә бик теләп катнашалар. “Балкыш” фестиваленең дүртенче этабы башлана, анда да безнекеләр бик актив.

Шушы көннәрдә генә ветераннар советының президиум утырышы булды. Анда планнарыбызны расладык, ничек эшләсәк әйбәтрәк булыр икән дип уртага салып сөйләштек.

Быел мөһим вакыйга — оешмаларда хисап–сайлау җыелышлары узачак. Биш елга бер тапкыр үтә алар. Алдан әйбәт әзерлек кирәк. Башлангыч оешмалардан делегатлар сайланачак. Җыелышлар сентябрьдә үтәр, дип уйлап торабыз.

Арча районы “Балкыш” фестиваленең зона үзәге дә булачак әле. Анда 5 район вәкилләре чыгыш ясаячак. 7 төрле номинация булачак.

Ветераннар коллективларын заманча костюмнар белән киендерергә дигән план да бар. Чыгыш вакытында ролик әйләнеп торса да әйбәт бит. Кечкенә спектакльләр күрсәтергә. Моның өчен районда мөмкинлекләр бар.

Узган елгы җиңүчеләрне җәй көне Казан–Волгоград–Казан теплоходы белән сәяхәткә алып чыгачаклар.

2015 елда Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан күп чаралар үткәрелде. Без һәр елны зур дата дип саныйбыз, Җиңүнең 71 еллыгына да ныклап әзерләнәбез. Бу уңайдан махсус эш планы булдырдык. Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 35 кенә кеше калды. Тыл ветераннары — 1218. Сугыш чоры балалары да инде өлкән яшьтә, аларга да игътибарны арттырасы бар. Аларның истәлекләрен китап итеп чыгаруны активлаштырасы иде. Бездә дә бу эшне ахырына җиткерәсе бар.

Беркеме дә булмаган, ялгыз яшәүче ветераннарыбыз күз уңыннан төшеп калырга тиеш түгел. Аларның тормыш–көнкүреше белән кызыксынып торырга, хәзер язгы якта түбәләрен көрәргә, канаулар казуда булышырга. Без бу турыда ветераннар советлары рәисләрен дә искәртеп торабыз. Алар урындагы хәлне яхшырак белә бит. Районда 56 башлангыч оешма эшли, шуларның 28е — шәһәрдә, 28е — авылларда. Быел гыйнвар–март айларында яңа рәисләрне укытуны оештырабыз. Ә тәҗрибәле рәисләребез нәрсә эшләсен үзләре дә яхшы белә.

Ветераннарның җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли, ул Арча шәһәре, Банк урамы, 6 В йортта урнашкан. Телефон: 3–28–45. Булган сорауларыгыз, үтенечләрегезне, мөрәҗәгатьләрне без һәрвакыт кабул итәргә әзер. Бер генә гозер дә игътибарсыз калмаячак.

Мин берүк вакытта инвалидлар оешмасын да җитәклим. Алар белән дә эшне активлаштырачакбыз.

Россиядә “Забота”, “Защита”, “Ветеранское подворье”, “Ветеранская глубинка”, “Ветерану — ветеранское внимание” дигән программалар эшли. Болар бар да өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, активлыкларын арттыруга юнәлдерелгән. Бездә йорт, бакчаларын үрнәк итеп куярлык ветераннарыбыз бар. Арча шәһәрендә Асия Шәрәфиева күп фатирлы йортта яши. Бу тынгысыз кеше йорт янын гөлбакчага әверелдерде, аңа гаиләсе, оныклары да булыша. Шәһәрнең көньяк өлешендә яшәүче хезмәт ветераны Вәкил Сөнгатов ташландык җирдә меңләгән төп агач утыртып парк, буа ясады.

Мондый мисаллар тагын бар. Ветераннарыбыз әнә шулай файдалы, күркәм эшләр башкарып яшь буынга да матур үрнәк күрсәтәләр.

Календарьда истәлекле даталар күп. Һәр тармакның үз бәйрәме бар. Андый вакытларда һәр ветеран искә алынсын иде.

Район ветераннар конференциясе уңаеннан фотокүргәзмә оештырырга уйлыйбыз. Анда ветераннарыбыз тормышы чагылыш табарга тиеш. Кемдер бәйләү белән шөгыльләнә, кемдер чәчәк үстерә, рәсем ясый һ.б. Менә шуларны күрсәтергә.

Район хакимияте, мәгариф, мәдәният идарәләре, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә эшлибез, аларның булышлыгын тоеп яшибез.

Җәйге чорда ветераннарыбыз белән сәяхәтләргә чыгу традициясен дәвам итәчәкбез. Элек бергә булган Әтнә районы ветераннары белән аралашуны традициягә кертергә исәплибез. Быел җәй арчалылар Әтнәгә барыр, аннан соң алар безгә килер дип уйлап торабыз.

Район газетасы һәр санында ветераннарга багышланган язмалар бирә. Җирле радиода ветераннарга багышланган тапшырулар даими бирелә башлады.

Яз якынлаша. Зиратларны карауда, каберләрне чистартуда ветераннар оешмалары башлап йөрүчеләр булсын иде. Нәселләре өзелеп калган кешеләрнең каберләре ташландык хәлдә ятарга тиеш түгел. Бу изге эштә ветераннар оешмаларына волонтерлар да бик теләп булышачак.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International