Ни чәчсәң, шуны урырсың

2016 елның 19 феврале, җомга

Ни чәчсәң, шуны урырсың

Кышның вәкаләтләре бетергә дә күп калмады. Барын да күрсәтте ул безгә, кар да, яңгыр да яуды, бураннары да булды.

Арча метеостанциясе мәгълүматларына караганда, гыйнварның уртача температурасы — 13,1 градус тәшкил иткән. Ә норма — 13,9 градус. Болай караганда аерма зур түгел кебек. Әмма соңгы елларда тотрыклы һава торышы юк. Мәсәлән, 26 гыйнварда 31,3 градус салкын булса, 31 гыйнварда +0,5 градус. Бер утка, бер суга салган кебек — организм гына чыдасын!

Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы белгечләре даими рәвештә район хуҗалыкларындагы уҗым культураларының “исәнлеген” тикшереп торалар. Басулардагы кар “юрганы” уҗымнарны өшүдән саклый. “Ватан” хуҗалыгының арыш уҗымнары 10 февральдә 28–33 сантиметр калынлыгындагы кар астында булган. 116 гектардагы мәйданга “Кунакбаев истәлеге” сортлы арыш 28 августта чәчелгән. Элгәре — борчак. Сынау өчен үсемлекләрне туфрак белән чокып алып лабораториягә алып кайтып, салкын суда эретәләр. Аннан соң тетразол препараты тамызып культураның яшәргә сәләтлеме икәнлеген тикшерәләр. Барысы 50 үсемлек алынган — һәлак булганнары юк.

“Северный”, “Курса МТСы”, “Мәрҗани” ширкәте басуларыннан сынау өчен алынган уҗымнарның да торышы әйбәт. Иң күп кар “Мәрҗани” ширкәте басуында — 50 сантиметр калынлыкта.

— Хәзер язгы чәчү өчен орлыкларны дөрес әзерләү бик мөһим, — ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. — Төп бурыч — бердәм һәм тулы кыйммәтле шытымнар алу. Моңа орлыклар сыйфатлы булганда гына ирешеп була.

Быел чәчү өчен 13,4 мең тонна сабан культуралары орлыклары салынган.

— 2015 ел уңышыннан салынган орлыкларны тикшергәндә кайбер партияләрнең тишелеше түбән, тамыр череген китереп чыгаручылар белән зарарланган булуы ачыкланды, — ди баш белгеч. Болардан агуламыйча котылып булмый. Шуның кадәр күләмдәге орлыкка 7 тонна агулагыч матдәләр кирәк. Агуларны сайлаганда орлыкларга фитопатологик анализ ясау мәҗбүри.

Кыскасы, тоттың да агуладың түгел. Анализны Арча районында Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы белгечләре үткәрә. Моны чәчү башланырга ике ай кала һәм агулар алганчы эшләргә кирәк. Быел барлык орлыкларны тикшерү планлаштырыла.

Арча район бүлегендә авырулар белән зарарлануга тикшерү башланды инде. Әлегә 6,5 мең тонна орлык тикшерелгән, авырулар белән зарарлану — 15–28 процент.

Бүлектә тәҗрибә дә үткәреп караганнар. “Симбирцит” сортлы язгы бодай алынган. Башта авырулар белән зарарлануын ачыклаганнар. 23 проценты авырулар белән зарарланган булган. Тишелдереп караганнар: үсеш энергиясе проценты — 77, тишелеше — 87 процент, бер үсемлектә 4 тамыр.

Төрле препаратлар белән эшкәртеп 8 вариант кулланылган. “Мизорин” һәм “Силиплант” препаратлары белән эшкәртелгән орлыкларның үсеш энергиясе — 88, тишелеше 96 процентка җиткән. “Ризоплан” һәм “Силиплант” белән эшкәртелгән вариантларда тамырлар 5тән арткан.

Үсүне стимуллаштыра торган препаратлар белән уздырылган тәҗрибә дә кызыклы, “Ризоплан” һәм “Мизорин” препаратлары белән эшкәртелгән орлыклардан тишелгән шытымнар 3 сантиметрга зуррак үскән.

— 2016 елда барлык хуҗалыклар да, бигрәк тә фермер хуҗалыклары югары сыйфатлы орлыклар чәчә алмаячак, — ди Ә. Хәкимҗанов. — Ә менә орлыкларны алдан тишелешне яхшыртырга, авырулар белән зарарлануны киметергә мөмкин.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International