Укучылар бездә кунакта!

2016 елның 20 феврале, шимбә

Укучылар бездә кунакта!

 

       Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә кешенең туган көненнән  соңгы көненә кадәрге тормышы чагыла. Ягъни монда бала туу, язылышу, аерылышу, исем алыштыру, баланын атасын билгеләү, баланы уллыкка яки кызлыкка алу, үлем теркәлә. Документ югалткан очракта, иң беренче итеп кеше ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать итә, чөнки һәр көнне төзелә торган актлар аңа ярдәм итә ала.

       2016 елның 19 февраль көнендә Арча районы ГХАТ бүлегендә Арча шәһәре 2 нче номерлы мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән очрашу булып узды. Укучылар ГХАТ органнарының оешу тарихы, эшчәнлеге һәм шулай ук архив фонды белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International