“Безнең әтиләр – бар яктан да булганнар!”
18 нче февраль көнендә, Арча 3 нче номерлы башлангыч мәктәбе – балалар бакчасында 2 нче кечкенәләр төркемендә “Безнең әтиләр – бар яктан да булганнар!” исемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә булып узды. Биредә әтиләр, әниләр, бабайлар һәм кечкенәләр чын күңелләрен биреп спорт ярышлырында катнаштылар. Һәр ярыш төре яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып нәтиҗәләр ясалды, дуслык җиңеп чыкты. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.