Ату буенча республика ярышлары булды

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Казанда ДОСААФ оешмасы беренчелегенә мылтыктан ату буенча республика ярышлары булды. Тренер Фәрит Минхәиров җитәкчелегендәге безнең район атучылары пьедесталның бөтен баскычларын яулады. Рәзинә Гасимуллина — беренче, Раил Гатауллин — икенче, Регина Евсеева өченче булды. Барысы да Арча педагогика көллияте студентлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International