23 февральдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Герое Дмитрий Сафин, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов, запастагы офицерлар, җәмәгатьчелек вәкилләре Җиңү паркында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә һәм үзәк мәйдандагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.