Районның мөмкинлекләре зур
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов 19 февральдә Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Марат Әхмәтов Казанбаш авылында шәхси эшмәкәрләр Марсель Хәлилов һәм Айдар Сабиров бергәләп төзегән терлек торакларын карады. Биредә ике торак әзер инде, хәзерге вакытта анда 200 тана асрала. Киләсе елга тагын ике торак төзүне планлаштыралар. Министр башкарылган эшләрдән канәгать калды. Ул терлекчеләр белән дә сөйләште, хезмәт хаклары, тормыш–көнкүреш-ләре турында сорашты.
Аннан соң министр Түбән Мәтәскәдә Сабировларның гаилә фермасында булды. Районда иң уңышлы эшләүче гаилә фермасы бу. Терлекчеләрнең айлык уртача хезмәт хакы 20 мең сумнан артып китә. Әйбәт түләгәнгә Казанбашта төзеләчәк торак- ларда эшләргә теләүчеләр чираты барлыкка килгән инде.
Марат Әхмәтов бу көнне өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы бишенче утырышында катнашты. Марат Әхмәтов белән Илшат Нуриев район Мәдәният йорты фойесында урнаш- тырылган күргәзмәне карадылар. Күргәзмә бик бай, матур бизәлешле иде. Иң мөһиме — бар байлык та үзебездә үстерелгән, җитештерелгән.
Утырышта Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Арча муниципаль районының 2015 елдагы социаль–икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында” доклад белән чыкты.
Доклад буенча фикер алышуларда район Советы депутаты, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин, район Советы депутаты, “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин катнашты.
Район прокуроры Ринат Ситдыйков Арча муниципаль районында законлыкны саклау турында чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов авылларны саклап калу буенча фикерләрен җиткерде: “Авылдан яшьләр китә, шәһәрдә төзибез, бөтен көчне шуңа туплыйбыз. Болай барса, авылда беркем калачак түгел, ташламаларны күбрәк авылга бирергә кирәк”, — диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында Арча районының республикада иң зур районнарның берсе булуын әйтте: “Арча районы үз мөмкинлекләреннән бераз калышып эшли торган район”, — дип бәяләде.
— Соңгы 10 елда бик күп акчалар да кертеп карадык, димәк, бәрәкәте булмаган, — диде ул. — Әтнә районы Арча районы кадәр сөт җитештерер дип кем уйлаган? Бүленгәннән соң да Арча районы Әтнәдән ике тапкыр зуррак булып калды бит. Төп йортта үсеш мөмкинлеге күбрәк иде.
Министр район үсешен тоткарлаучы сәбәпләрне дә әйтте. Районның 60 процент мәйданын биләүче “Арча” ширкәте район үсешенә көтелгән өлешне кертми.
— Арча районы үз алдына кыюрак, зуррак бурычлар куярга сәләтле, — диде Марат Әхмәтов. — Районның яңа җитәкчесенә районны алга җибәрү буенча башлап җибәргән эшчәнлегендә уңышлар телибез.
Марат Әхмәтов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Ильяс Фәттахов