«Моң чишмәсе»

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

19 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә татар сәнгатенең “Моң чишмәсе” Региональ фестиваль -конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һэм укучылары бик актив катнаштылар,  лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар.

«Вокал» номинациясендә «Энҗеләр» вокаль ансамбле, Гарипова Эндҗе -  I дәрәҗә лауреаты булдылар, Рахматуллина Алсу  -  III дәрәҗә лауреат, Галимшина Аделя  -  II дәрәҗә дипломант исеменнэренэ лаек булдылыр (укытучысы  Гидиятуллина Таифа Фуатовна);

 «Кыллы уен кораллары» номинациясендә Файзрахманова Сусанна — II дәрәҗә лауреат, Гайнетдинов Ильдус II дәрәҗә дипломаны, инструменталь трио Гайнетдинов Ильдус, Гарипова Айгуль, Файзрахманова Сусанна - II дәрәҗә дипломант булдылар (укытучысы Фахрутдинова Альмира Леонидовна).

 «Тынлы уен кораллары» номинациясендә (курай) Зиятов Ильгиз - III дәрәҗә лауреат  (укытучысы Фахрутдинов Назир Рашитович);

 «вокал» номинациясендә Никитина Зарина - II дәрәҗә лауреат,  Мотыйгуллина Алиса - III дәрәҗә лауреат (укытучысы Сабирова Гульнара Барыевна);

 «вокал» номинациясендә Ногманова Алия - III дәрәҗә лауреат  (укытучысы Минхаерова Гузель Марселевна) исемнэрен яуладылар;

 «фортепиано» номинациясендә Ахмадеева Диляра (укытучысы Асанова Венера Махмудовна) катнашучы сертификаты белэн бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International