Талауда шикләнүчеләр тоткарланды
21 февральдә полиция бүлегенә Күпербаш авылында бер йортка чит кешеләрнең бәреп кереп талау һөҗүме ясаулары турында хәбәр алына.
Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 21 февраль төнендә битлек кигән өч ир кеше бер өйнең ишеген ватып бәреп керәләр. Җинаятьчеләр тимер әйберләр белән коралланган була, алар хуҗаларны үтерү белән янап, акча таләп итеп кыйный башлыйлар. Өйне актарып чыгып 23 мең сумлык мөлкәт, биредә яшәүчеләрнең шәхси документларын алып чыгып качалар.
Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды. Җинаятьнең җәмәгатьчелек өчен бик куркыныч булуын исәпкә алып һәм аны тизрәк ачу өчен оператив–тикшерү төркеме төзелде.
Оператив эзләү чаралары вакытында 2 шик-ле кеше тоткарланды, аларны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә.
Талау һөҗүмендә катнашкан башка кешеләрне ачыклау бара.
Радик
Хәбибуллин,
район прокуроры урынбасары,
юстиция советнигы