Казанга караганда монда әйбәтрәк
2015 елда район үзәк хастаханәсендә ныклап төзекләндерү эшләре башкарылды. Хастаханәнең нинди үзгәрешләр кичергәнен баш табиб урынбасары Венера Кәримова белән карап чыктык.
Хастаханә ишегеннән үк өр-яңадан үзгәртелгән. Аның “Арская ЦРБ”, “Приемное отделение”, “Терминал 1” дигән язулы йөзе зур шәһәрләрнең заманча медицина үзәген хәтерләтә. Эчкә үтүгә бөтенләй икенче хастаханәгә килеп кергәндәй буласың. Иркен, якты фойеда йомшак, күн диваннар, медицина яңалыкларын даими күрсәтеп торучы зур телевизор. Эчкә узгач, уң якта районара кан тамырлары авыруларын дәвалаучы үзәк башлана. Ул идәннән алып түшәменә кадәр яңартылган. Икенче катка менү өчен иркен лифт эшләнгән. Авыруны носилкада баскычтан икенче катка азапланып алып менү түгел инде бу. Урам яктан кергәндә стационар ишеге белән янәшә “Ашыгыч ярдәм” бүлекчәсе. Бар да янәшәдә, уңайлы. Шунда гына авыр хәллеләрне кабул итүче, кешене шок хәленнән чыгаручы бүлмә. Ул тиз арада авыруның хәлен ачыклау, якынча диагноз кую өчен заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Монда гадәттә юл-транспорт фаҗигаләренә эләккән, инсульт кичергән һәм башка авыр хәлдәгеләрне кабул итәләр. Шулай ук палаталар да төзекләндерелгән. Карават янында гына медицина хезмәткәрен чакыру кнопкасы. Бәдрәфләр тотыну җайланмалары белән уңайлы итеп эшләнгән.
Районара кан тамырлары авырулары үзәгенең 4нче палатасына үтәбез. Без кергәч, өлкән яшьтәге бер апа торып утырды.
– Мин Нина Алексеевна булам, Кукмарадан килдем, – дип таныштырды ул үзе белән. – Медицина хезмәткәрләренә рәхмәттән башка бернинди дә зарым юк. Бик әйбәт карыйлар, ашау әйбәт. Гөлҗимеш чәенә кадәр бирәләр.
– Без дә Кукмарадан килдек, – дип сүзгә кушылды Раушания ханым. – Әнкәйгә инсульт булды. Реанимациядән чыктык. Хәзер ярый инде. Бик авыр хәлдә иде. Бик карыйлар, табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт.
Логопед бүлмәсе дә яңа сулыш кичергән. Грант отып, бүлмәне заманча җиһазлар белән тулыландырганнар.
Икенче каттагы хирургия бүлеге шулай ук тулысынча төзекләндерелгән.
Ике реанимация блогындагы җиһазларны күреп, медицинаның никадәр алга киткәнен аңлыйсың. Күп функцияле караватлар, кан басымы, температура, йөрәк тибешен һ.б. күрсәтүче мониторлар, ясалма сулыш бирүче җайланмалар, тагын әллә ниләр... Мин 2004 елда инсульт кичергән әнине уйлыйм да, ул вакытта мондый мөмкинлекләр булса, әни яшәр иде әле, дигән үкенечле хисләр кичерәм. Компьютер томографиясе дә авырулар өчен зур казаныш.
Хирургия бүлегендә имгәнгән, сынган урыннарга операция ясый торган аерым бүлмә булдырылган. Табиб–травматолог Рамил Фәйзуллин:
– Бу бүлмә узган ел гына эшләнде, – дип сөйләде. – Секундлар эчендә зыян күргән урынны рентгенга төшереп, монитордан карап, катлаулы операцияләрне дә тиз һәм сыйфатлы итеп эшләү мөмкинлеге бар. Элеккегә караганда операцияне өч тапкырга тизрәк башкарабыз.
Авыруларның хәлләрен сорашам. Иске Ашыттан Габделгани Әхмәтгалиев мондагы чисталыкны, медицина хезмәткәрләренең яхшы мөгаләмәсен, ашатуны сөйләп бетерә алмый. Түбән Мәтәскәдән Хәнифә Әхмәдуллина:
– Безнең 80 яшьлек бабай артыннан да чабалар, – дип мактады.
Машина белән юл һәлакәтенә очраган Казаннан Илдар инде бер ай хирургия бүлегендә дәваланып ята икән.
– Нишләп Казан хастаханәсенә күчмәдегез? – дип сорыйм.
– Казанга караганда монда әйбәтрәк, – дип елмайды әңгәмәдәшебез.
Румия Надршина