Яла ягу хурлаудан ни белән аерыла?
Яла ягу дигәндә белә торып башка кешенең намусына һәм абруена тап төшерә торган ялган мәгълүматлар тарату күздә тотыла.
Мәсәлән, шундый мәгълүматларны газетада бастыру, радио, телевидение һәм Интернет челтәрендә тарату, халык алдындагы чыгышларда әйтү яисә теге яки бу рәвештә, шул исәптән телдән дә, бер генә кешегә булса да әйтү.
Яла яккан өчен җаваплылык Россия Федерациясе Җинаять кодексының 128.1 маддәсендә 500 мең сумга кадәр штраф һәм 160 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә каралган. Мондый җинаять турындагы эш зыян күрүченең яки аның вәкиле гаризасы нигезендә кузгатыла, җәмәгать судьясы тарафыннан карала һәм туктатыла.
Башка кешенең намусын һәм абруен әдәпсез сүз әйтеп кимсетү дип бәяләнә. Кимсетү телдән дә, мәсәлән, сүгенү рәвешендә, яисә әдәпсез эчтәлектәге язу яки хат рәвешендә белдерелергә мөмкин.
Хурлаган өчен җаваплылык Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексында гражданнарга бер меңнән өч мең сумга; дәүләт эшендәге кешеләргә — ун мең сумнан утыз мең сумга; юридик шәхесләргә илле меңнән йөз мең сумга кадәр штраф рәвешендә каралган. Административ эшләрне прокурор кузгата.
Ринат Ситдыйков, район прокуроры,
өлкән юстиция советнигы