Зона ярышында җиңүчегә – бушлай юллама

2016 елның 26 феврале, җомга

Зона ярышында җиңүчегә – бушлай юллама

“Ел укытучысы – 2016” республика конкурсы кысаларында район бәйгеләре бара. Бу юлы сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары, педагог-оештыручылар һәм психологлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алдылар.

Бәйге бишенче гимназиядә булды. Дөресрәге, аның беренче этабы читтән торып үтте, ягъни бәйгедә катнашырга теләк белдергән укытучылар партфолиолар әзерләп җибәргән. Жюри шулар арасыннан иң яхшыларын сайлап, район бәйгесенә тәкъдим иткән.

Сыйныф җитәкчеләре арасыннан район бәйгесендә Яңа Кырлай мәктәбеннән Клара Шакирова, Арчаның беренче мәктәбеннән Ольга Мадагулова, бишенче гимназиядән Гөлнара Әхмәтханова, Утар Атыдан Раушания Низамова, Түбән Мәтәскәдән Лилия Шиһабиева зона ярышына узу өчен көч сынашты.

Бәйгедә катнашучы сыйныф җитәкчеләре башта сыйныфтан тыш чара оештырдылар, ә аннан инде сәхнәдә үзләре, эшләре, алга планнары белән таныштырдылар. Монда оригинальлек тә, сәнгатьлелек тә, сөйләм культурасы да, шул ук вакытта чыгышларның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан куелган таләпләргә дә туры килүе исәпкә алынды. Әмма беренче урында – сыйныф җитәкчеләренең үз хезмәтенә карашы, укучыларына мөнәсәбәте.

– Минем бәхетем – укучыларымның чын кеше булып үсүләре, – диде Клара Шакирова.

Ольга Мадагулова пат- риотик, сәламәтләндерү, экологик, әхлакый юнәлеш- ләрдә эш алып бара. “Минем философиям – йолдызлар кабызу”, – ди.

– Бәйгеләр минем өчен сынау, эшләр өчен яңа көч табып, – диде шигырь юлларына салып Раушания Низамова.

Кыскасы, һәр сыйныф җитәкчесенең үз фәлсәфәсе, үз хыялы, үз планы.

Моннан тыш әле аларның һәрберсе үз проектларын тәкъдим итте. Гөлнара Әхмәтханованың проекты сугыш чоры балаларына багышланган, Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы, әлбәттә инде, Г.Тукайның тууына 130 елга тукталган һәм башкалар.

 Сыйныф җитәкчеләре арасында бу көнне беренче урынны һәм зона ярышында катнашу хокукын Ольга Мадагулова алды. Икенче урынны яулаган Раушания Низамованы да жюри югары бәяләде һәм зона ярышында катнашырга лаек дип тапты. Ә өченче урында – Клара Шакирова.

Шулай ук “Ел остазы” номинациясендә район бәйгесендә җиңү яулаган Сеҗе мәктәбеннән Солтания Закирова, Арча Укучылар сараеннан өстәмә белем бирү педагогы Лия Ильина, Арчаның сигезенче балалар бакчасы педагог-психологы Алла Журавлева да зона ярышында көчен сынаячак.

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Вакыйф Харисов барлык катнашучыларга сертификатлар, район ярышында җиңү өчен көрәшкәннәренә бүләкләр тапшыр-ды, зона ярышында җиңү яулап кайтканнарга теплоходка бушлай юллама вәгъдә итте. Аларга уңышлар телибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International