Чемпион булып тумыйлар

2016 елның 26 феврале, җомга

Чемпион булып тумыйлар

Узган шимбәдә Арча стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары булды.

– Бу ярышлар бишенче ел рәттән оештырыла һәм елдан-ел популярлаша бара, – диде яшь чаңгычыларга мөрәҗәгать итеп Фәнил Гарәфиевның хатыны Лилия ханым. – Шулай Фәнил абыегыз кебек чаңгы спортын яратыгыз, аның кебек көчле рухлы булыгыз, җиңүләр яулагыз.

– Быел 600дән артык кеше катнаша, – диде чараны оештыручыларның берсе, “Металл” ширкәте җитәкчесе Инсаф Габделгазизов. – Саба, Балтач, Әтнә, Теләче районнарыннан, Шәмәрдәннән дә чаңгычылар килгән. Үзебезнең районның 32 мәктәбе, дүрт урта һөнәри белем бирүче уку йорты укучылары һәм студентлары катнаша. Балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укучылары гына да 150дән артыкка җыйналды.

Иң нәни чаңгычылар, балалар бакчаларында тәрбия- ләнүчеләргә стартны район башлыгы Илшат Нуриев бирде һәм финишта каршы да алып, бүләкләр тапшырды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында бу юлы да беренче булып Арчадан 6 яшьлек Азамат Хәкимов килде.

Кечкенә генә, әмма гаҗәеп тере Азамат “Татарстан чаңгы юлы — 2016” чарасында да чаңгыда оста шууы белән күп- ләрне таң калдырган иде. Фәнил Гарәфиев истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышында да ул беренче урынны яулады. Шунысы кызык, җиңүнең “тәмен” хәзердән аңлый ул. Финишка җитәрәк көндәшен ничек узып китте бит.

– 3 яшьтән чаңгыда йөри инде ул, – диде әнисе Әлфинур ханым. – Баштарак теләмичә генә төшә иде, бер җиңү яулаганнан соң ашкынып тора.

Әлфинур һәм Айрат Хәкимовлар гаиләләре белән көн дә диярлек чаңгы шуарга йөри икән. “Үзебез өчен, сәламәтлек өчен кирәк”, – ди Әлфинур. Дүрт балаларын да чаңгы юлына бастырганнар. 15 яшьлек Әмир белән 12 яшьлек Айзирә республика ярышларында да катнаша, разрядлары да бар. 10 яшьлек Айсылу белән 6 яшьлек Азамат та алардан калышмаска тырыша. Шулай, чемпион булып тумыйлар, аны яулап алалар. Чаңгы спортын ташламаса, Азаматның киләчәге өметле.

 Хезмәттәшебез Румия Надршинаның улы Сәгыйть тә әнисен аптырашта калдырган, финишка өченче булып килгән. “Чаңгыга игезәкләрнең икесе дә беренче тапкыр гына басты. Сәгыйть барысын артта калдырып китте дә барды. Малайлар хоккей белән шөгыльләнә. Шуның файдасы булгандыр, дип уйлыйм”, – диде соңыннан Румия.

Ә ярышлар дәвам итте. Соңыннан җиңүчеләргә кубок- лар, ветеран спортчыларга (9 кеше) бүләкләр тапшырылды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International