Кирәкле аралашу

2016 елның 26 феврале, җомга

Кирәкле аралашу

Арчада “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре һәм торак-милекчеләр ширкәтләре арасында мәдәни-спорт чаралары бара.

23 февраль алдыннан “Шәрык” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе (җитәкчесе Ринат Сафин) Арчаның 5нче гимназия бакчасында бик матур очрашу оештырды. Бу җыр, бию, уеннар гына түгел, аның асылында зур мәгънә ята. Үзеңнең яшәгән тирәлегеңнең тарихын, кешеләрен өйрәнеп, аларны халык алдына чыгару, бер-береңне күрү, үзара аралашу, тормышны җанландырып җибәрү, мәгънәлерәк итү – әнә шул иде аның максаты.

– Бездә барысы 25 урам, – дип сөйләде үзидарә җитәкчесе Ринат Сафин. – Урамнарыбыз күренекле шәхесләр исемнәрен йөртә: Герой Н. Сафин, Г. Бәширов, Г. Ахунов, К. Насыйри, Ф. Шаляпин, В. Маяковский һ.б. Алар турында китаплар күргәзмәсендә мәгълүматлар бар. Очрашуны әзерләгән вакытта абруйлы кешеләр һәм талантларның күплегенә инандым. Менә, мәсәлән, Альберт Заһидуллин үзе баянда уйный, аның җәмәгате Эльмира ханым, кызлары Сөмбел җырлый. Халык хәзер үзенең сәламәтлеген кайгырта башлады, урамнарда урта һәм олы яшьтәгеләр җәяү йөри, чаңгыда шуалар.

Шәрык өлешендәге яңа төзелешләр турында да әйтеп үтелде. Бүген армия хезмәтен үтүче егетләрнең фотолары аерым стенд итеп эшләнгән. Солдат әти-әниләре дә килгән. Аларга аерым рәхмәт әйтелде һәм бүләкләр тапшырылды. Солдат әнисе Чулпан Сираҗиева:

– Халык алдына чыгарып зурладылар, бүләкләр бирделәр, рәхмәт, – дип сөенечен уртаклашты. – Улыңның армия хезмәте үтүе әти-әни өчен горурлык та икән. Мәктәпкә дә чакырдылар.

Шигырь, хикәя язучылар да биредә. Әфганстанда хезмәт иткән ир-егетләр дә халык арасында. Шушы төбәктә яшәүче җырчылар, биючеләр дә үзәктә. Марат Дәүләтшин белән Альберт Заһидуллин баянда уйнап торды. Марат Газизов концертны алып барды. Арчаның шәрык өлешендә яшәүчеләрдән кем нәрсәгә оста – әнә шуны күрергә була иде ул көнне.

Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Римма Мамаделеева бәйрәм белән котлады, һәркемгә сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Очрашуда Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, “Сугышчан дуслык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов катнашты. Подполковник Алмаз Борһанов Мәскәүдән кайткан Россия Герое Дмитрий Сафин белән килгән. Алар Әфганстанда хезмәт иткән ир-егетләр белән халык алдында чыгыш ясады.

“Каурый каләм” берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова шәрык өлешендә яшәп, иҗат итүчеләр турында сөйләде, үзләренең яңа чыккан китаплары белән таныштыр- ды, шигырьләрен укыды. Минһаҗ Кашапов шулай ук үзенең шигырьләрен укыды.

Җырчылар Равил Габдрахманов, Факия Шәрәфетдинова, Минсәвирә Хәбибуллина, Рәүф Хәкимов, Тәнзилә Идрисова, Рамил Динмөхәммәтов, Илгиз Баязитов, Дамир Шакиров һ.б. бер-бер артлы тамашачы алдына чыгып кына тордылар. “Чишмә” ансамбле чыгышын, Сания Хәлиуллинаның гармунда уйнавын халык шулай ук яратып тыңлады. Илфат Әскәровның җиңел итеп биюенә сокландылар. Мәктәп укучылары арасында да талантлар күп. Алар күмәкләп биеп, бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде. Концерт белән бергә төрле уеннар оештырылды. Мылтыкны сүтеп-җыйдылар, мылтыктан аттылар, чаңгы ярышы үткәрелде, чана тартып узыштылар һ.б. Соңыннан хоккей ярышы булды. Коймак- лар табада чыжлап, чәйләр кайнап торды. Казанда ботка да пешеп өлгерде. Бушка тамак ялгап алдылар.

Күрше күршегә кермәгән заманда мондый аралашулар кирәктер, минемчә.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International