Бик яратам әтиемне,

2016 елның 26 феврале, җомга

Бик яратам әтиемне,

Алдыннан төшмим бер дәАрчаның 1нче балалар бакчасында киләсе елга укырга барасы зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чараны карадым. Тәрбиячеләре – Гөлназ Сәгыйтова һәм Энҗе Абдуллина.

Балаларны видеога төшерүче дә килгән. Аның һәр мизгелне җентекләп төшерүен күреп әти- әниләрдән:

— Дискны һәркайсыгызга эшләп бирәме? Күпме түлисез? — дип сорыйм.

— Әйе, һәркайсыбыз ала. Истәлек бит ул. Кыйммәт тә түгел. 100әр сум түлибез, — диде алар.

Балаларының чыгышын карарга нигездә әтиләр, бабайлар килгән иде. Балаларның әтиләренә ничек итеп сөенгәнен күрсәгез иде! Бик тә кызганыч, бу тормышта әтисез балалар да бар бит. Менә әтиләр кайсы вакытта кирәк икән! Алар ярышка чыккач, балаларның чырык–чырык көлүләренә карап елмаймый мөмкин түгел. Ике әти алъяпкыч ябып, бәрәңге арчырга чыкты. Берсе өлгеррәк булды. Күрәсең, бәрәңге эше аңа яңалык түгел. Хикмәт бәрәңгедә түгел, ә баланың сөенүендә! Зур ак бантлы кыз утырган җиреннән иптәшләренә: “Минем әти!”, “Минем әти!”, “Минем әти!” дия–дия, кулларын чәбәкләп, аяклары белән тыпырдап, и сөенде. Аның әтисе бәрәңгене беренче арчып, турап бетерде бит, күрдегезме? Балада әтисе өчен горурлык та бар иде.

Узыштан әтиләрнең шар кабартуы, кәрзингә туп җыюлары, баланы киендереп–чишендерүләре, сорауларга җавап бирүләре – бар да бала белән атаны якынайту, бергә кызыклы итеп вакытны үткәрү, балаларга да, әтиләргә дә бәйрәм ясау максатыннан оештырылган иде. Балалар биегәндә, җырлаганда һәм шигырь сөйләгәндә әти–әниләр куанып утырды. Аның баласы бит!

Музыка җитәкчесе Вероника Капралова, тәрбиячеләр Гөлназ Сәгыйтова белән Энҗе Абдуллина, афәрин, бик матур кичә әзерләгәннәр. Балалар сөйләгән шигырьләр дә күңелгә ятып тора.

Бик яратам әтиемне,

Алдыннан төшмим

 бер дә.

Соңыннан балалар әтиләренә үзләре әзерләгән бүләкләрен бирделәр. Әтиләрнең дә күңелләре йомшап китте. Нәни куллары белән ничек матур итеп бүләк әзерләгәннәр ләбаса. Алар сабыйларын кочак- лап алды, күкрәкләренә кысты, алсу битләреннән яратып үпте.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International