Ал, эшлә дип торалар

2016 елның 26 феврале, җомга

Ал, эшлә дип торалар

Бер танышым белән авылда терлек асраучыларга дәүләт ярдәме турында сөйләшәбез.

— Менә сигез сыер асрарга уйласаң, абзар салу өчен 200 мең сум акча бирәләр, — дим. — Кош–корт үстерүчеләргә дә быел акча алырга була.

— Күпме акча инде ул? — ди бу. — Аның белән нәрсә эшләп була?

— Бу бит бушка бирелгән акча, аны кире кайтарасы юк.

Әңгәмәдәшем яшьрәк буын вәкиле, шуңа күрә аның сүзләренә бераз “ташлама” ясап тыңлыйм. “Элек дәүләт авыл кешесенә бернәрсә дә бирми, ала гына торган иде”, — дип, үзебезнең авылның Абдулла абый сөйләгән гыйбрәтле хәлләрне искә төшерәм.

...Абдулла абыйларның үз балалары юк иде. Әле кияүгә чыкмаган ике сеңлесе дә бар. Үзенә, хатыны һәм ике сеңлесе өчен “бездетность” салымы салына боларга. Әле тагын ит, сөт, йон, йомырка һ.б. салымнар, “ирекле”–мәҗбүри язылган займ түлисе. Ул чорда колхозчыга акчалата хезмәт хакы бирү дигән нәрсә бөтенләй юк. Ә салымны түләргә кирәк, көн саен финагент килеп: “Түләмәсәң, төрмәгә китәсең”, — дип өркетә.

Аптырагач Абдулла абый сыерын җитәкләп базарга алып китә. “Кире кайтканда финагент авыл башында көтеп тора иде. Сыер акчасы шуның белән китеп барды”.

Дәүләтнең авыл кешесенә күпме теләсәң шул кадәр терлек, кош–корт асрарга рөхсәт итүе үзе генә дә зур ярдәм инде ул! Хәзер берәүдән дә ит, сөт, йон, йомырка сорамыйлар, каядыр тапшырырга мәҗбүр итмиләр.

— Без Казанга йөрибез, сөтләтә дә, эремчек ясап та сатабыз, сөтнең литры 40 сум, — ди Курса–Почмак авылында яшәүче Фәргать Хөрмәтов. — Авылдагы сөт җыючыга да тапшыргалыйбыз, анда 18–19 сум чамасы чыга.

Хөрмәтовлар дәүләт программасы ярдәмендә йорт җиткергәннәр. Узган ел терлек торагы төзү өчен 200 мең сум субсидия алдылар.

— Безгә бик ярап куйды ул, — ди хуҗа кеше.

Бүгенге көндә 17 баш мөгезле эре терлекләре бар. 7 сыер, 4 тана, 2 үгез, бозаулар.

Фәргатьне шактый еллардан бирле беләм. Участок инспекторы булып эшләде, “кайнар нокта”да булып кайтты.

— Маллар белән эш итүе кеше белән эш итүгә караганда күпкә җиңелрәк, — ди ул. — Алар әйткәнне тизрәк аңлый.

Хатыны Алиянур хисапчы булып эшләгән. Хәзер инде үз хуҗалыкларында эш җитәрлек. Бер ул, бер кыз үстергәннәр.

2015 елда безнең районда кечкенә фермалар төзегән 30 шәхси хуҗалык 200әр мең сум субсидия алды.

— Әлеге программа быел да гамәлдә, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. — Теләк белдерүчеләр шактый. Әле тагын бер программа кабул ителергә тора. Монысы инде 5 сыер асраучылар өчен 100әр мең сум күләмендә. Әлеге программага керү өчен 2 сыерың булу кирәк, берсе берне бозаулаган сыер, берсе буаз тана булса да ярый.

Буаз тана сатып алучыларга 15 мең сум субсидия бирелә иде. Хәзер нәселле хуҗалыктан алсаң, 20 мең сум бирәчәкләр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International