2016 елның 1 гыйнварынан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен килгән административ штрафны карар чыкканнан соң 20 көн эчендә түләсәләр, 50 процент ташлама ясала. Дөрес, бу Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының юл хәрәкәте өлкәсендәге кайбер маддәләренә кагылмый. Искәрмәләр дә кертелгән. Тик шунысы, фото, видеосистемалар тарафыннан теркәлгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы карарлар вакытында килеп өлгермәве бар. Шуңа Интернет челтәре аша эшләү уңайрак була. Моның өчен транспорт чарасы иясенә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе адресына документлар күчермәләре белән гариза юлларга кирәк. Гариза үрнәге www.qibdd.tatarstan.ru сайтында бар. Бу хакта безгә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин җиткерде.