Бари Муллагалиевны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 26 февральдә Арчада яшәүче Бари Муллагалиевны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Бари Муллагалиев Түбән Оры авылында туган. Сугышка кадәр колхозда эшли. 1943 елда фронтка китә. 1944 елның июлендә яралана, госпитальдән чыккач сугышуын дәвам итә. Армиядән 1950 елда гына кайта. 1953 елда өйләнә, Мәнфүрә апа белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр, оныклары, оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International