Тулы көчкә эшләргә

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Тулы көчкә эшләргә

25 февральдә хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш икътисадчылар катнашында үткән җыелышта хуҗалыкларның 2015 елдагы эшчәнлегенә анализ ясалды, 2016 елга үсеш перспективалары билгеләнде.

— Без бүген узган елгы эшкә бәя биреп, булган мөмкинлекләрне ачыклап, быел аларны тулырак файдалану юллары турында сөйләшергә җыелдык, — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев.

Һәр хуҗалык җитәкчесе үз эшчәнлеге буенча хисап тотты, алга нинди максат куеп эшләячәкләре, планнары турында сөйләде.

Сөрүлек җирләренең бер гектарыннан кергән акча эшчәнлекнең төп күрсәткече булып тора. Монда “Кырлай” ширкәтенә тиңнәр юк — 34,8 мең сум туры килә. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә — 21,9, “Курса МТСы”нда — 20,6, “Ватан”да 19,4 мең сум.

Иң түбән саннар “Арча” ширкәтендә нибары — 6,7, “Мәрҗани”дә 9,7 мең сум гына.

Әле ярый дәүләт ярдәме бар. Узган ел мондый ярдәмнән башка бары тик өч кенә хуҗалык — “Курса МТСы”, “Ватан”, “Аю” ширкәтләре генә рентабельле эшли алган.

Икътисадчылар авыл хуҗалыгында барлык кергән акчаның 20–25 проценты хезмәт хакына тотылса, хәл нормаль дип исәпли. “Акчишмә”, “Арча”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә ул 48–44 процентка җиткән. Бер караганда әйбәт тә кебек, кем күбрәк түләгәнне яратмасын? Тик монда хикмәт барлык алынган акча күләмендә. Продукция җитештерү түбән булгач, акча кереме дә аз. “Арча” ширкәтендә уртача хезмәт хакы иң азы — 13 мең сумга да тулмый.

Белгечләр әйткән оптималь санга “Аю” ширкәте якын — хезмәт хакы түләүгә барлык кергән акчаның 23 проценты тотылган, уртача хезмәт хакы 16838 сум. “Игенче” ширкәтеннән кала (анда 18427 сум) икенче күрсәткеч. Өченче урында — “Северный” (16560 сум).

Анализдан күренгәнчә, районның һәр хуҗалыгында продукция җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләр бар. Исемлектә беренче торган “Акчишмә” ширкәтен алыйк. Бонитет югарырак булса да, уңыш районның уртача күрсәткеченнән күпкә түбән. Терлекләрнең баш саны кимегән. Итне арзан бәядән сатудан 2 млн. сумнан артык зыян килгән. Игенчелектә 1 гектардан нибары 700 сумлык, ягъни 70 килограмм бодай сатылган. Техникага нагрузка зур түгел, әмма ул тузган. Яшьләр юк, хуҗалыкта киләчәктә кем эшләр?

“Аю” ширкәте районның уртача хуҗалыгы дип бәяләнде. Терлекчелек продукциясе җитештерүдә үсеш темпы районныкыннан түбән. Яшь эшчеләр юк. Хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге бар.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 2015 елда акча кереме 2014 елдагы белән тигез. Хуҗалыкның зуррак үсеш бирү мөмкинлекләре бар. Узган ел сөт җитештерү — 101, ит 99 процент тәшкил иткән.

“Кырлай” ширкәтендә кергән акчаның 6 проценты гына хезмәт хакына түләнә. Сөт җитештерү бер урында, ит җитештерүдә артка китеш.

“Мәрҗани” ширкәте районның 21 процент сөрүлек җирен били. 2015 елда районның акча кеременең 13,6 проценты гына шушы хуҗалыкка туры килә. Терлекләрнең баш саны ким, сөт җитештерү шул килеш, ит җитештерү кимегән. Арзан бәядән сатудан һәм ким җитештерүдән 21 млн. сум акча азрак кергән. Игенчелектә 1 гектардан 200 сумлык кына продукция сатылган.

“Арча” ширкәтендә җирдән табыш районның уртача күрсәткеченнән 2,5 тапкыр кимрәк. Азык культураларыннан уңыш түбән. Районның сөрүлек җирләренең 11,6 процентын били, акча кеременең 5,21 проценты гына туры килә.

— Һәр хуҗалыкның 2016 елга бурычлары югары булырга тиеш, — диде район җитәкчесе. — Район буенча терлекчелектә кимендә — 5, игенчелектә 10 процент үсешкә ирешергә.

Җитештерелгән продукцияне югары сыйфатлы итеп, кыйммәт бәягә сатарга. Хезмәт хакларын күтәрү, кадрлар белән тәэмин итү, язгы кыр эшләренә әйбәтләп әзерләнү, ашлама туплау — болар шулай ук бик мөһим бурычлар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International