Гаилә һәм бала хокукларын яклап

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Гаилә һәм бала хокукларын яклап

Районның Иҗтимагый совет утырышында гаилә һәм бала хокукларын яклауда дәүләт, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында мәсьәлә каралды.

— Бүген гаиләләр бик катлаулы хәлдә калды. Балаларның бер өлеше авыр шартларда тәрбияләнә. Соңгы елларда ата–аналары исән булып та, ятим үсүче балалар саны арта бара. Шуңа күрә бүгенге көн тәртибе бик мөһим, — диде утырышны ачканда Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов.

Беренче булып чыгыш ясаган Арчаның үзәк хастаханәсе балалар табибы Алсу Кузнецова сүзләренә караганда, авыру балалар саны елдан–ел арта бара икән. Бүгенге көндә 11078 баланың 231е инвалид. Авырулар арасында нерв системасы какшау, психик авырулар өстенлек алып тора.

— Балалар бакчасыннан башлап сабыйларны өстәмә дәресләр, түгәрәкләргә йөртү аларның яшь организмын стресс хәленә куя. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча шундый диагноз белән 147 баланы республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрергә мәҗбүр булдык, — дип сөйләде ул. — Балаларның аз хәрәкәтләнүе, авыр портфельләр аларның гәүдә төзелеше бозылуга китерә. Ата–аналарның күбесе хәзер читкә йөреп эшли, димәк, бала күп вакытта өйдә үзе генә кала, нәрсә туры килсә, шуның белән туклана. Нәтиҗәдә, бик яшьтән ашказаны–эчәк авырулары да үзен сиздерә.

Хәтта армиягә каралучы егетләрнең дә гәүдә авырлыгы җитмәү еш күзәтелә башлаган. Табиб ата–аналарга балалар сәламәтлегенә игътибарны артты- рырга, үзләренә дә сәламәт яшәү рәвеше үрнәге күрсәтергә чакырды.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев районда авыр хәлдәге һәм күп балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакированың чыгышы мәктәпләрдә гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган чаралар турында иде.

Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина әлеге мәсьәлә буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Алсу Һидиятуллина балалар һәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең артуы турында сөйләде. Утырышта катнашкан район башлыгы урынбасары Любовь Осина, кызганычка каршы, күп кенә кисәтү чараларының бары тик билге өчен үткәрелүен, шуңа күрә аларның нәтиҗәсез булуын искәртеп китте. Ул мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләреннән тәртип бозган балалар язмышына битараф булмауларын таләп итте.

— Моннан соң балигъ булмаганнар комиссиясе утырыш- лары мондый укучыларның мәктәп һәм сыйныф җитәкчеләре катнашында гына үткәреләчәк, — дип кисәтте ул.

Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллинаның чыгышында гыйбрәтле һәм аяныч мисаллар күп иде. Ятим һәм караучысыз калган мохтаҗ балаларны дәүләт торак белән тәэмин итә. Узган ел чиратта торган шундый дүрт ятим бала фатир алган, тагын 50се чиратта тора. Әмма фатирлы булганнарының да хәле мактанырлык түгел. Алар күп очракта буш бүлмәләргә килеп керә, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түли алмый. Балаларны тәрбиягә алган гаиләләрнең бөтенесе дә моны йөрәк кушуы буенча эшләмәвен әйтеп узды ул. Ятим балага бирелә торган акчага кызыгып алучылар да очраштыргалый икән. Монысы бигрәк тә аяныч. Инде болай да язмыш сынавына дучар булган баланың җанына тагын бер җәрәхәт өстәү бит бу!

Соңгы вакытта шәһәребездә яңа оешкан территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре бик актив эшләп китте. Аларның гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрендә башкарган эшләре турында “Үзәк” үзидарәсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина хисап тотты. Иҗтимагый совет әгъзалары авыр хәлдә калган мохтаҗ райондашларыбызга, ятим балаларга ярдәм итү максатында хәйрия акцияләре үткәрергә чакырдылар. Кайбер сәбәпләр аркасында дәүләт органнары мондый ярдәмне һәрвакыт күрсәтә дә алмый. Әйтик, Россия гражданлыгы булмаган гаиләдә туган сабыйга бюджеттан булышу мөмкинлеге юк. Мондый очракта җәмәгатьчелек – без сезнең белән, ярдәм кулы суза алабыз бит. Социаль яклау бүлегенә үзебездән арткан кием–салым, савыт–саба, көндәлек куллану әйберләре, йорт җиһазларын тапшырырга мөмкин.

Утырышта газета, радио һәм телевидение аша абруйлы гаиләләр тәҗрибәсен киңрәк яктырту тәкъдиме яңгырады. Балаларны алар үрнәгендә халкыбызның матур гореф–гадәтләренә таянып тәрбия- ләүдә массакүләм мәгълүмат чараларының да роле зур.

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International