Кризисның тәэсире булмаска тиеш
Узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Татарстанда “Бердәм Россия” партиясенең “Безнең кадерле ветеран” проекты старт алган иде.
Аның нигезендә хастаханәләрдә ветераннар өчен махсус палаталар булдырылды. Арча үзәк хастаханәсендә дә бу юнәлештә эш алып барылды. Сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары махсус палаталарда сәламәтлекләрен ныгытты.
Проектның икенче этабы өлкәннәр һәм инвалидлар йортларында яшәүчеләрнең, бигрәк тә сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балаларының тормыш шартларын яхшырту, бүлмәләрен төзекләндерү, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итүне күздә тота.
Узган атнада Арчадагы өлкәннәр йортында яшәүчеләрнең тормыш шартлары белән танышу өчен районга әлеге проектның кураторы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин килде. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Мөхтәрәм кунаклар эшне турыдан–туры өлкәннәр йортыннан башлады. Һәр бүлмәдә булды, өлкәннәр белән аралашты, хәлләрен сорашты, яшәү шартлары белән кызыксынды. Күчтәнәчләре дә бар иде.
– Мин гомер буе коммуналь хуҗалыкта эшләдем, – диде 87 яшьлек Анатолий Фомин. – Өч улым бар иде. Өчесе дә вафат инде. Туганнарым да исән түгел. Монда безгә карата мөнәсәбәт тә, яшәү шартлары да яхшы.
Альберт Әбүлханов 44 ел хезмәт стажы булган укытучы, икенче төркем инвалид. Шигырьләр яза. Кунакларга ул Хатын–кызлар көне уңаеннан язылган шигырен укып күрсәтте, яшәү шартлары белән канәгать булуын белдерде.
– Республикада өлкәннәр өчен 17 интернат–йорт бар. Бүген без шуларның дүртенчесендә, – диде Татьяна Ларионова. – Нинди генә уңай шартлар булмасын, үз өеңдә кебек түгел. Нишлисең, язмыш. Шуңа өлкәннәр йортында яшәргә мәҗбүр булганнарның тормышлары уңай булсын өчен барлык шартларны тудырырга кирәк. Без аларга Җиңү юбилейларын билгеләп үткәндә генә түгел, бүген, иртәгә, һәрвакыт ярдәм итәргә тиеш. Арча районы бу юнәлештә зур эш алып бара. Иң мөһиме, биредә җитәкчеләрне беләләр, таныйлар. Димәк, алар монда еш була, өлкәннәрнең тормыш шартларын яхшырту турында кайгырта. Бу эшкә яшьләрне, укучыларны да тартырга кирәк. Аралашсыннар, хәлләрен белешсеннәр, сөйләшеп утырсыннар.
Арча өлкәннәр йортында 50 кеше. Сигезе – тыл ветераны. Бүген алар җиһазландырылган, төзекләндерелгән, уңайлыклары булган бүлмәләрдә яши. Бу көнне “Бердәм Россия”нең региональ башкарма комитеты исеменнән өлкәннәр йортына бүләк итеп телевизор тапшырылды.
Татьяна Ларионова күргәннәр белән канәгать калды, шул ук вакытта кимчелекләрне атады, киңәшләрен бирде. “Арча районы төрле категория гражданнар, бигрәк тә ветераннар өчен күп эшли. Моның өчен, беренче чиратта, район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт”, – диде ул соңыннан хакимияттә үткәрелгән киңәшмә вакытында.
Шул ук вакытта аның өлкәннәр йорты җитәкчесе Мулланур Гыйлаҗиевка сораулары күп булды. Ул аның бу юнәлештә йомшак эшләвен билгеләп үтте. Аеруча учреждение проб- лемаларын чишүгә иганәчеләрне җәлеп итүдә. Һәм бу хакта министрга җиткерергә тәкъдим итте. Шулай ук күзәтүче–попечительлек советы эше белән дә кызыксынды, совет әгъзаларына киңәшләрен бирде. Башка районнардан килгән җитәкчеләргә дә Арча өлкәннәр йортындагы ветераннар өчен бүлмәләрне төзекләндерүдә ярдәм итәргә кушты. “Бу проектны тормышка ашыруда кризисның тәэсире булмаска тиеш. Ветераннарыбыз – безнең горурлыгыбыз. Аларның таянычы без. Өлкәннәр йортында яшәүчеләр исәбенә экономия ясарга безнең хакыбыз юк”, – диде Татьяна Ларионова.
Гөлсинә Зәкиева