27 нче февраль көнне Чебоксар шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында бочче ярышлары булып узды. Әлеге ярышларга Татарстаннан Яшел Үзән һәм Арча шәһәрләреннән спортсменнар чакырулы иде. Арча командасының ярышларда катнашуы куптән түгел оештырылган бочче уеннары Федерциясе рәисе Локманов Әгъләм Тәвис улы ярдәме белән тормышка ашты.
Арча районыннан әлеге ярышларда 5 укучы катнашты һәм алар барысы да медальләр белән кайттылар. Уз төркемнәрендә Шәрәфетдинов Рамил, Сәгъдуллин Ранис 1 нче урын, Низамов Айрат 2 нче урын, Рахматуллин Тимур, Гарифҗанова Гөлүсә 3 нче урынга лаек булдылар.
Хәзерге вакытта спортсменнар кабаттан җаваплы очрашуга әзерләнәләр. 19 мартта шундый ук ярышлар Арча укучылар Сараенда үтәчәк. Аларга уңышлар телик.