ГТО номаларын тапшыру буенча кышкы сессия уздырылды

2016 елның 4 марты, җомга

2016 елның 3 мартында Арчаның 5 номерлы гимназиясе  һәм "Арча" Спорткомплексы базаларында ГТО номаларын тапшыру буенча кышкы сессия уздырылды. Әлеге чара кысаларында11 сыйныф укучылары түбәндәге төрләр буенча көч сынашты.:

1. Пневматик мылтыктан ату (10 метр)

2. Отжимание.

3. Тартылу.

4. Урыннан сикерү.

5. Гимнастик урындыкка басып аякларны туры килеш тотып алга иелү.

6. Яткан торыштан гәүдәне күтәрү.

7. Йөзү (50 метр).

Нормативларны тапшыру буенча яхшы нәтиҗәгә ирешкән кызлар һәм егетләрдән җыелма команда тупланды. Алар 24 - 25 мартта Яр Чаллы шәһәрендә узачак Республика Фестивалендә катнашачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International