Яхшы кайнана – тулы бәхет
“Төп йорт килене – 2016” район бәйгесенең зона ярышлары кызганнан–кыза барды. Баштарак кайбер киленнәрнең катнаштым дигән билге өчен генә йөрүләре сизелсә, соңга таба җаваплы карый башладылар. Бәлки, бүләкләрнең яхшы булуы да тәэсир иткәндер. Ничек кенә булмасын, матур чыгышларны күзәтеп утыруы ук күңелле.
Апаз зонасына кергән авыллардан – Апаздан Гөлшат Таҗиева, Мирҗәмнән Фирая Сибагатуллина, Пөшәңгәрдән Илүзә Шәвәлиева, Хәсәншәехтан Алисә Зәкиева, Үгез–Елгадан Рәйхана Җәләлетдинова, Шекәдән Гөлшат Локманова, Ишнараттан Гөлнур Шәрәфетдинова, Сәрдәбаштан Рәмзия Ефимова бәйгедә катнаш- ты. Биредә чараны оештыру һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә, әзерлек яхшы, тамашачы зал тулы. Шуңа бәйгедә катнашучыларга да чыгыш ясау җайсыз булмады. Бу көнне 30 елдан артык кайнана белән яшәүчеләр дә (Фирая Сибагатуллина), киленлек стажы өч ел гына булганнар да (Илүзә Шәвәлиева) сәхнәгә күтәрелде.
– Ятим үстем. Фермада эшләдем. 42 яшемдә өченче төркем инвалид булдым. Ирем яшь баланы караган кебек бакты, кайнанам зур терәгем булды, – диде Рәмзия Ефимова.
Яшь кенә булса да, Алисә Зәкиева тырышлыгы белән сокландырды. Казан кызы авылда яшәп, әллә никадәр терлеген асрап, кортлар карап, кайнанасына ярап яши.
Ул көнне Фирая Сибагатуллина ире Раушан белән бергә сәхнәгә биергә чыкты. Киленнәрнең пешергән ризыкларының тиешенчә әйберләрен салып кына түгел, ә күңел җылысын биреп пешерелгәнлекләре сизелеп тора иде.
Ә Кенәрдә алты килен – Иске Ашыттан Миләүшә Шәйхетдинова, Ташкичүдән Гүзәлия Хәкимова, Түбән Орыдан Әлфия Бакыева, Байкалдан Гүзәл Сәмигуллина, Ашытбаштан Гөлгенә Абдуллаҗанова, Яңа Кенәрдән Алсу Сәмигуллина – сәхнәгә чыкты.
Әлфия Бакыева кечкенәдән ятим үсеп, кайнанасыннан ана җылысы тоеп яшәгән. “Яхшы ир – ярты бәхет, яхшы кайнана – тулы бәхет икән. Бу яктан мин бик бәхетле”, – диде ул.
Гүзәлия Хәкимова кайнанасын да бәйгегә алып килгән. Һәм шуның белән отты да. Югыйсә, киленнәрнең күбесе кайнаналарын алып килү түгел, аның турында бер–ике җөмлә белән генә искә алудан ары китми иде. Ә бәйге нәкъ менә шул кайнана белән килен мөнәсәбәте турында бит.
– Кайнанам Мәймүнә–беренче иремнең (ирем күптәннән вафат) әнисе. Икенчесенеке мин килен булып төшкәнче вафат иде. Кайнанам белән әле дә бик яхшы мөнәсәбәттә, киңәш–табыш итешеп, хәлләребезне белешеп, ярдәмләшеп яшибез, – диде Гүзәлия.
Аның шәҗәрәсе дә искиткеч иде. Гүзәлия бабасы язып калдырган язмалардан файдаланып, үзенең – 18, кайнанасының – 11, иренең 9 буын туганнарын барлаган.
Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни–спорт үзәгендә Яңасаладан Гөлназ Исмәгыйлева, Айваннан Светлана Хаҗиева, Якты Көннән Лилия Мөхәммәтга- лиева, Арча станциясеннән Рәзилә Мәннанова, Штерәдән Гөлчәчәк Гыйлаҗева үзара көч сынашты.
23 ел төп йортта килен булып яшәүче Лилия Мөхәммәтгалиева йөзенә үк чыккан сабырлыгы, ягымлылыгы, якты чырае белән үзенә тартты. Өлкән яшьтәге Рауза апа да өендә тыныч кына кала алмаган, килененә ярдәмгә килгән. Хәтта бергәләп “Сиңа гына әйтәм” комедиясеннән өзек тә күрсәттеләр. 25 ел кайнана белән яшәүче Светлана Хаҗиеваның да чыгышлары үзенчәлекле һәм сәнгатьле булды. Гөлназ Исмәгыйлева үзе белән сәхнәгә ире Фәнисне һәм өч кызын алып чыкты. Рәзилә Мәннанованың бавырсагы искиткеч тәмле иде.
Бәйгеләр тәмам. Алда финал. Киленнәргә җиңүләр телибез.
Гөлсинә Зәкиева