Зона ярышлары

2016 елның 4 марты, җомга

Зона ярышлары

Яшел Үзән шәһәрендә узган шашка һәм шахмат ярышында район командасы 7 район арасында үткән зона ярышында икенче урынны алдылар.

Команда составында шашка буенча Хәсибә Гатауллина (Арча станциясеннән), Габделнәфыйк Фәттахов (Наласа), шахмат буенча Роза Әминова (Арча), Мидхәт Гайнетдинов (Түбән Аты) уйнады.

Әмир Шәяхмәтов,

ярышның баш хөкемдары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International