Шахмат бәйгесе

2016 елның 4 марты, җомга

Шахмат бәйгесе

 Районның “Ладья” шахмат клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов идеясе белән шахмат бәйгесе уздырылды.

Шахмат бәйгесендә катнашучыларның географиясе киңәя бара. Арча, Ашабаш, Ашытбаш, Наласа, Кысна, Урта Курса, Түбән Аты, Яңа Кырлай, Яңа Чүриледән һәм Әтнәдән 18 шахматчы катнашты. Уен кискен, мавыктыргыч, тыныч һәм оешкан шартларда барды. Швейцар системасы белән барысы 7 тур уйналды.

Беренче урынны Арчадан Мәхмүт Ногманов, икенче — Арчадан Марсель Хәлилов, өченче урынны Арчадан Зөфәр Сабиров алды. Соңыннан җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International