Безнекеләр сынатмады
26 февральдә Г. Тукай исемендәге педагогика көллиятендә Арча, Минзәлә, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама педагогика һәм Бөгелмә һөнәри–педагогика көллиятләре студентлары арасында һөнәри осталык конкурсы үткәрелде.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Конкурста катнашучылар чыгарылыш курсларында укучы кызлар иде, рус те- лендә һәм татар телендә аерым номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Алар “Һөнәрем — киләчәгем” дигән баш астында үзләре белән таныштырдылар, дәрес бирделәр (ул “5 минутта өйрәтәм” дип атала иде), тикшеренү проекты тәкъдим иттеләр.
Көне буе барган бәйге тәмам. Жюри җиңүчеләрне игълан итте. Рус телендә чыгыш ясаган студентлар арасында Казан педагогика көллиятеннән Дарья Миронова беренче урынны алды. Арча педагогика көллиятеннән Гөлгенә Мөхәммәтҗанова икенче урында.
Татар телендә чыгыш ясаучылар арасында Арча педагогика көллияте студенты Раилә Җаббарова җиңүче булды.Шушы уку йортыннан Ләйлә Мөбарәкова өченче булды.
Ильяс Фәттахов