Яңа Кенәрдә балалар һәм өлкәннәр арасында хоккей ярышлары булды. Балалар арасында барган ярышта кенәрлеләр беренче урынны алды. Арча командасы – икенче, Балтач районының Сосна авылы командасы өченче булды. Өлкәннәр арасында барган ярышта да кенәрлеләр беренче урынны читкә җибәрмәде. Арчаның “Тайд–Фойл” командасы – икенче, Хәсәншәех командасы өченче урынга чыкты. Бу хакта безгә Яңа Кенәрдән Илнар Мәгъсүмов хәбәр итте.