Эшчәнлеккә йомгак ясалды

2016 елның 4 марты, җомга

Эшчәнлеккә йомгак ясалды

29 февральдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсе полисоветының утырышы булды.

Утырышта партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Илшат Нуриев “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең 2015 елдагы эшчәнлеге һәм партиянең XV съезды карарлары яктылыгында хәзерге этаптагы өстенлекле бурычлар турында” чыгыш ясады.

Җирле бүлекчә башкарма комитетының баш белгече Флера Моратова партиянең Арча җирле бүлекчәсенең Россия Федерациясе Федераль җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясендә катнашуы турында сөйләде.

Партиянең Арча җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов иң яхшы башлангыч бүлекчә конкурсының беренче этабын үткәрү тәртибе турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International