“Запорожец”лар узышты

2016 елның 4 марты, җомга

“Запорожец”лар узышты

Казанбаш авылы янындагы элеккеге ДОСААФ оешмасы автодромына (хәзерге аэродром) яңадан җан керде. Узган шимбәдә биредә “Запорожец” машиналарында узыш булды.

Әлеге ярышлар “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы инициативасы һәм район хакимияте булышлыгы белән дүртенче ел рәттән үткәрелә.

–Ул 2011 елда сугыш- чан иптәшебез “Заман” ширкәте җитәкчесе Илнур Яруллин Бакировода “Запорожец”лар ярышын күреп кайтканнан һәм безнең оешмага да шундый ярышлар үткәрергә тәкъдим иткәннән соң башланып китте. Узышлар “Заман” ширкәте базасында узган елдан тыш ел саен үткәрелеп килде һәм әфган сугышы кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышланды. Быелгы ярышлар совет гас- кәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 27 ел тулуга һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырыла, – диде “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.

Ярышларны уздыру урыны да үзгәрде, Арчадан ерагайды, Казанбаш аэродромына күчте. Яңа урында эш башлау һәрчак кыен. Әмма безнең әфганчылар тәвәккәл халык һәм авыр- лыклардан курыкмый. Ярышлар буласы урынны бер кат тикшереп чыкканнан һәм эш планы төзегәннән соң, ветеаран–әфганчылар Дамир Шакирҗанов һәм Рафис Галипов трассаны, кунаклар, махсус машиналар өчен урыннарны әзерли башлады. Кар чистарту машиналары, грейдерлар һәм тракторлар файдаланып, эш өч көн барды. Әфганчыларга ярдәмгә Арча агросәнәгать көллияте һәм “Жилкомбытсервис” ширкәте килде. Әфганчылар коллективы, мәдәният идарәсе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, район башкарма комитетының икътисад бүлеге – барысы да тырышты. Район эчке эшләр бүлеге, ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе, район хастаханәсе белән дә эш көйләнде. Һава торышының үзгәреп китү мөмкинлеге генә бераз куркытты. Бәхеткә, көнне бераз суытып җибәрде, кояш чыкты. Автоярышларны карарга яратучыларны ара ераклыгы да куркытмаган иде. Машиналар юл буенча тезелеп киткән, кеше дә күп килде.

– Казанбаш – яшьләр, экстремаллар, һава спорты, автоспорт яратучылар өчен яңа җыелу урыны. Бу авто- ярышлар – яшьләрне, остазларны, ветераннарны берләштерү өчен юнәлдерелгән чараларның беренче этабы. “Тайд–Фойл” ширкәте, “НАСКО” иминият компаниясе җитәкчеләренә, шулай ук оештыру эшләрендә булышучылар һәм матди ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да, бигрәк тә Шакирҗановлар гаиләсенә, аларның крестьян–фермер хуҗалыгына зур рәхмәт белдерәм, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин.

Ярышларга 15 “Запорожец” килгән иде. Икесе Әтнәдән, берсе Нормадан (Балтач районы), калганнары үзебезнең районнан. Машиналар башта өчәрләп узышты, аларда беренче урыннарны алганнар финал ярышына чыкты.

Ярышларда традиция буенча әфганчылар үзләре, балалары катнашты. Быел иң тәҗрибәле узышчы, ветеран–әфганчы Газинур Сафин стартка чыкты. Ә әфганчылар балалары Надир Шакирҗанов һәм Ринат Сөнгатуллинның беренче генә катнашулары түгел. Соңгысында Надир – беренче, ә Ринат өченче урынны яулаган иде. Быел уңыш икенче спортчыларга елмайды.

– Трасса бик яхшы әзерләнгән, – диде ярышка беренчеләрдән булып киткән һәм беренче өч машина арасында алдан килгән Божа егете Ленар Сабирҗанов. – Минем өчен иң мөһиме – катнашу. Әмма җиңүемә бик шатмын.

Ә икенче өчлектә Әтнәдән Фәнүс Бузунов беренче килде. Иң беренче булып аны нәни улы Динияр каршылады. Фәнүсне әйләндереп алган дуслары, җанатарлары арасына мин дә кереп кысылдым һәм аңа берничә сорау бирдем.

– Арчада автоярышларда икенче тапкыр катнашам. Беренчесендә бишенчеме, алтынчымы булдым. Бүгенге ярыш минем өчен уңышлы башланды, – диде ул. – Болай мин машинада артык кызу йөрмим. Әмма узышу ошый.

Ул моны исбатлап та күрсәтте. Финалда беренчелекне Әтнә егете Фәнүс Бузунов яулады. Икенче урында Яңа Иябаштан Раниф Сөнгатуллин, өченче – Түбән Мәтәскәдән Рамил Зарипов.

Җиңүчеләр кубок, грамоталар, медальләр, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Узышлар чемпионына Казанбаштагы “Авиатор” аэроклубы очучылары ике дусты белән самолетта очу өчен сертификат бүләк итте. Фәнүс Бузунов бу мөмкинлектән шунда ук файдаланды, үзе белән самолетта очарга икенче, өченче урынны яулаган Раниф Сөнгатуллин белән Рамил Зариповны да чакырды.

“Авиатор” аэроклубы очучылары тарафыннан оештырылган Цессна һәм Цетус самолетларында зур булмаган авиашоу бәйрәмнең бизәге булды. Очучылар үзләренең осталыкларын күрсәтте, шуннан тамашачы канәгатьләнү хисләре кичерде.

Чара барышында кунак- лар һәм катнашучылар кыр кухнясында әзерләнгән карабодай боткасы һәм пылау белән сыйланды. Кыр кухнясын хәрби комиссариат бирсә, ботка белән пылауны “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары әзерләде.

Ул көнне Казанбаш аэродромына район башлыгы Илшат Нуриев та килде, автоярышларның барышы белән кызыксынды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International