Гөлсинәбез белән горурланабыз
“Җидегән чишмә” Арча халык театрының йөзек кашы булган Гөлсинә Зәкиеваны белмәгән кеше сирәктер. Холкы белән бик тыйнак, сабыр бу ханымны узган атнада “Казан арты” тарих–этнография” музее залында сәхнә түренә менгезеп утыртып, чәчәкләргә күмделәр.
Бу көнне биредә Гөлсинә Зәкие- ваның күптән түгел генә басылып чыккан “Ташлап китмә...” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе булды. “Кешеләрне яши-яши, алар белән аралаша-аралаша аңлыйсың. Гөлсинә ханым белән дә шулай булды. Башта ул газетада басылып килгән мәкалә, интервью, репортажлары белән игътибарымны җәлеп итсә, Казан сәхнәсендә арчалылар куйган спектакльдә уйнаганын күргәч, көтелмәгән сәләт–сыйфаты белән ачылды. Үзенең иҗат иткән әдәби әсәрләре белән исә гаҗәпләндереп, хәтта сискәндереп куйды. Әлеге әсәрләр мин белмәгән бөтенләй башка шәхеснең күңел дөньясына алып керде”, – дип язган үзенең китапка кереш өлешендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш премиясе лауреаты, якташыбыз Вакыйф Нуриев.
Кичәдә танылган язучының шул сүзләре турында уйланып утырдым. Чыннан да, Гөлсинә ханым күп яктан ачылырга өлгерде. Аның 30 елдан артык Арча халык театрында уйнаганын, берсеннән–берсе кызыклы образлар иҗат иткәнен беләбез. Мәкаләләрен укып киләбез. Ул язган пьеса буенча сәхнәдә спектакль искиткеч зур уңыш белән барды. Арча тарихында беренче тапкыр тулы метражлы нәфис фильм да аның сценариесы буенча төшерелде. Хәзер менә 7 пьеса, 11 хикәя һәм шигырьләрен берләштергән китабы дөнья күрде.
Мин Гөлсинә Зәкиеваның әлеге китапта урын алган барлык әсәләрен игътибар белән, кайберләрен хәтта кат–кат укып чыктым. Автор иҗатында классик авторларга гына хас үзенчәлек сиздем. Ул үзенең геройларын нык ярата. Персонажларының холык–фигыльләрен аермачык итеп сүрәтли. Аннан аның һәр әсәре уй–кичереш- ләргә искиткеч бай. Районыбызның аксакалы Ринат Фазлыйәхмәтов та китаптагы пьесаларның профессиональ драматургларныкыннан бер дә ким түгел икәнен, аларны халык театрларына тәкъдим итәргә кирәклеген кабат–кабат әйтте.
– Театрыбыз өчен пьеса таба алмаганнан гына язарга тырышып каравым шулай китапка барып җитте, – диде Гөлсинә Зәкиева үзе. – “Елый икән, елый ирләр дә” спектакленең премьерасыннан соң миңа зал тынып калган кебек булды. Бәлкем, мизгел генә үткәндер, әмма миңа ул бик озак тоелды. Көчле алкышлар башлангач, ирексездән елап җибәрдем. Бу минем кечкенә генә җиңүем иде. Иҗатымны күрүләре, хөрмәтләүләре – зур бәхет икән.
Иң кызыгы шунда, кичә гадәттәгечә авторны мактауга кайтып калмады, әдәбият, сәнгать турында сөйләшү, фикер алышу, аралашу, рухи ял итүгә әверелде. Дөрес, авторга карата мактау сүзләре булмады түгел, күп булды. Әмма алар бу көнне мактау сүзләре түгел, ә киләчәккә теләкләр кебек яңгырады. Чараны бизәп, “Җидегән чишмә” артистлары Харис Сафин Гөлсинә Зәкиеваның “Яшьлектән сәлам” дигән хикәясен, Илдус Хәбибуллин “Карлар ява” исемле шигырен укыды. Үзешчән композиторлар Илгиз Баязитов, Нәзир Фәхретдинов аның шигырьләренә көй дә иҗат иткән. Аларны көй авторлары үзләре һәм Расих Галимҗанов башкарды. Җырларның тирән мәгънәлелеге, көйләрнең моңлылыгы күңел кылларын тибрәтте.
Тәкъдир итү кичәсе дә уйландырды да, елмаерга, сокланыр- га, горурланырга да мәҗбүр итте. Беренче шуны әйтергә кирәк, “Җидегән чишмә” Арча халык театры үзешчән артистлары аны бөтенләй үзенчә- лекле итеп башлап җибәрде. Бу шушы кичәдә буласы вакыйгаларга тулысынча кереп китәргә мөмкинлек бирде. Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, “Арча хәбәрләре” газетасы баш мәхәррире Исрафил Насыйбуллин, “Безнең гәҗит” газетасы мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, шагыйрь, язучылар берлеге әгъзасы, якташыбыз Рифат Җамал, әдәбият сөючеләр Дамир Таҗиев, Зиннур Тимергалиев һәм башкалар чыгыш ясады, теләкләрен әйтте. Фәрхат Зыятов теләкләрен шигъри юллар белән җиткерде. Авылдашы, Иске Кырлай авылы китапханәсе җитәкчесе Венера Хәмзина кичәнең сәбәпчесенә җыр бүләк итте.
– Әле чыгыш ясаучыларны тыңлап утырдым да, башым һаман саен югарырак күтәрелде, – диде Гөлсинә Зәкиеваның сыйныф җитәкчесе, ветеран укытучы Сәрия Абдуллина. – Укучымның уңышлары белән чиксез горурланам.
Вакыйф Нуриев әйтмешли, Арча төбәгенең “лимиты” бетмәгән, иҗат чишмәләре кипмәгән әле! Гөлсинә Зәкие- вага киләчәктә иҗат уңышлары теләп, тагын һәм тагын яңа китапларын күрсәк иде, дигән фикергә барлык райондашларым кушылыр дип ышынам.
Халидә
Фәйзрахманова,
“Каурый каләм” иҗади берләшмәсе җитәкчесе