Бер елгага ике тапкыр кергән кеше
Шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Инсан Миргали улы Вәлиев заманында район тормышында актив катнашкан кеше. Арча поселок Советы җитәкчесе булып эшләгәндә аның белән еш хәбәрләшергә, очрашырга туры килә иде.
— Инсан Миргалиевич, Сезнең белән очрашу алдыннан газетабызның 1978 елгы төпләмәсен актарып утырдым. Бу Сезнең әлеге вазыйфага куелган ел, шуңа беренче көннәрдән нинди проблемалар хәл итәргә туры килгәнен күзаллап үттем. Гыйнвар саннарының берсендә коммуналь мунча турында язылган фельетонга җавап биргәнсез: “Мунчада краннар алышынды, мичләр ремонтланды, яңа як- тырткычлар куелды, мунча график буенча эшли”.
— Онытыла торган мунча түгел ул. Бу елларда Арчада шәхси мунчалар бик аз иде, хәтта җитәкче урыннарда эшләүчеләр дә гомуми мунчага йөрде. Утын, соляр белән ягыла. Яңа котельный төзедек, күмер яга торганын. 1978 ел 50 градуска җиткән салкыннары белән дә истә калды. Райтопта күмер бетте, үзебезнең хезмәткәрләр белән шпаллар арасыннан күмер чүпләп җыйдык.
— Менә шул елдагы газетадан тагын укыйм: “Арчаның Геологическая, Мир, Дружба урамнарында фонарьлар юк. Бу тирәдә магазин да юк. Комаров урамындагы кое янында чират. Бу тирәдә бердәнбер кое бу. Кешеләр чиләкне бер–берсенә тотынып чыгара, чөнки бозда таеп коега егылып төшәргә мөмкин”.
Мин үзем дә Арчада яши башлагач коедан суны шактый ташыдым. Горький урамындагы бу коега райкомның беренче секретаре Харис Зәйнуллин да суга килә иде...
— Әйе, бүгенге яшьләр әлеге хәлләргә ышанып та бетмәскә мөмкин. Су, җылылык белән тәэмин итү ул чорда зур проблема иде.
— Инсан Миргалиевич, кайсы яклардан, кайдан Сез?
— Мин үзем Арчада туган кеше. Әти Хәсәншәехтан, әни Шушмабаштан. 1939 елда Арчага күчеп килгәннәр. Мин шул төп нигездә яшим. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда училищеда укыдым, слесарь–сантехник белгечлеге алдым, бик әйбәт уку йорты иде.
Әти гражданнар сугышында катнашкан, 1894 елгы иде. Арчада артельдә эшләде, чыпта җыеп, бәйләп вагоннарга төяү белән шөгыльләнде. Әнием укытучы иде, 6 бала үстек.
Училищены тәмамлагач, ике ел Казанда эшләдем, кичке мәктәптә укып урта белем алдым. Аннан соң армиядә 3 ел хезмәт иттем. Хабаровск краенда. Армиядән кайткач крахмал заводына эшкә кердем. Йөздән артык кеше эшли иде, комсомол секретаре итеп сайладылар. Шау–гөр килеп буш вакытларда волейбол, футбол уйныйбыз, кан тапшырабыз. Өч смена эшли иде завод.
Шуннан райгазга күчтем. Иртә сәгать 4тә китеп Казаннан газ баллоннары ташыйбыз. Соңрак шунда ук җитәкче булган Рәшит Газизов белән.
1977 елда Энгельс шәһәрендәге газ хуҗалыгы техникумын тәмамладым, слесарь–мастер белгечлеге алдым. Ул вакытта газ буенча районда андый белгечлеккә ия булган мин генә идем.
— Поселок Советы җитәкчесе итеп билгеләнүегез ничек булды?
— Беренче секретарь Зәйнуллин чакырды да: “Шунда күч!” — диде. — Мин риза булмадым: “Анда бармасаң, мин сиңа районда урам себерүче эше дә бирмим!” — диде. Риза булырга туры килде.
Поселок Советы рәисе — кабинетта утырып кына башкара торган вазыйфа түгел. Мәскәү, Пермь, Ташкент, Урал якларын — ил буйлап гизәргә туры килә аңа. Самолет белән очып барып газ, канализация кирәк–яракларын рәсмиләштереп кайта. Бистәнең үзендә дә мең төрле проблема.
1984 елда аны башка эшкә күчерәләр. 1990 елда чакырып алып: “Синнән башка булмый!” — дип яңадан кайтаралар. Бу юлы пенсия яше җиткәнче шул хезмәтне башкара.
Инсан Миргалиевич бик кызыклы әңгәмәдәш тә. “Хәзер борчучы юк инде, — ди ул. — Рәшит Газизов белән ара–тирә балыкка барабыз. Хәзер менә сыерчыклар кайтуын көтәм. Ел да оялый алар, быел ояларын арттырырга исәп”.
Без Инсан Миргалиевичны юбилее белән котлыйбыз, тазалык–саулык телибез.
Ильяс Фәттахов