Алар әле дә сафта

2016 елның 4 марты, җомга

Алар әле дә сафта

25 февральдә Арчада 1990–2000 еллар арасында мәктәп директорлары булып эшләгән педагоглар очрашуы узды. Аны район ветераннар советы рәисе, шул елларда мәгариф бүлеген җитәкләгән Наил Габдрахманов, мәгариф идарәсе һәм профсоюз комитеты оештырды.

— Авыр еллар иде ул. Хезмәт хакын вакытында ала алмаган еллар. Мәктәпләрне газлаштыру бара. Мәгариф объектлары төзелә. Эш хәзерге чор белән чагыштырганда икеләтә күп. Ләкин алар Арча маркасын бер дә төшермичә югары тоттылар. Иске биналарда эшләүче коллективларны да башкаларга үрнәк итеп куярлык булды, — диде Наил Газизович, шул вакытларны искә алып. – Ул еллардагы фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Мондый очрашулар дәвамлы булса иде.

Район мәгариф ида- рәсенең хәзерге җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы лидеры Вакыйф Харисов та хезмәт ветераннарына ихлас җылы теләкләрен җиткерделәр.

— Сезнең олы тәҗрибәгез безнең өчен зур хәзинә. Мәктәпләргә килеп остазлык дәресләрендә шул хәзинәне яшь мөгаллимнәр белән дә уртаклашсагыз, без бик рәхмәтле булыр идек. Кайбер җитешсез якларыбызны, кимчелекләребезне күрсәтеп дөрес юнәлеш бирүегезне, акыллы киңәшләрегезне көтеп калабыз, — диделәр алар һәм очрашуда катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар.

Бу көн истәлекләргә бик бай булды. Ветераннар үзара аралашып хатирәләре белән уртак- лаштылар, инде бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләрен дә сагынып искә алдылар. Һәркем үз тормышындагы гыйб- рәтле хәлләр, күңелле вакыйгаларны яңартты. Аларның барысын да бер язмада гына чагылдырып бетерү һич тә мөмкин түгел. Шуңа күрә очрашуда бу хатирәләрне аерым китапка туплап нәшер итү тәкъдиме дә яңгырады. Бу тәкъдимне мин дә чын күңелдән хуплыйм һәм аны тормышка ашырыр- га ярдәм итәргә әзер. Шундый истәлекләрнең берсен генә булса да газета укучыларга тәкъдим итәсем килә. Арчаның беренче урта мәктәбен җитәкләгән Җәүдәт Хәсәнов: “Мәктәпләрнең матди–техник базасы бик начар булуга карамастан, без гел яңалыкка омтылып яшәдек. Шул елларда беренче мәктәпне физика–математика фәннәрен тирәнтен өйрәнә торган районда иң тәүге инновацион мәктәп итеп үзгәртеп кордык. Яңалыкны һәрвакыт чын күңелдән яклап чыгучы Наил Газизовичның роле зур булды монда. Шикаятьләр язып киртә корырга тырышучылар да бар иде. Әмма без, бернигә дә карамый, үз дигәнебезгә ирештек. Бүгенге көндә Арчаның беренче урта мәктәбе районда иң уңышлы уку йортларының берсе икән, димәк, безнең тырышлык юкка булмаган”.

Бөтен күңелләрен биреп вакыт белән исәп- ләшмичә хезмәт куйган әлеге фидакарь җаннар бүген дә сафта. Аларның күбесе районның җәмәгать тормышында актив катнаша. Без аларга киләчәктә дә нык сәламәтлек, озын гомер һәм хәзерге кебек тормыш сөючән, оптимист булып калуларын телибез.

Исрафил

Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International