Ак яулыклы апалар
Моннан бер 10 ел элек Казанбаштан Фирая ханым редакциягә килде. “Улыбыз Айнур университетка журналистика бүлегенә укырга барам, ди, рекомендация язып бирә алмассызмы икән”, — дип мөрәҗәгать итте ул. Без каләме өметле Айнурга бик теләп тәкъдимнамә яздык.
Айнур өметне аклады, университетка укырга керде, аны тәмамлап, журналист булды. Аның практика вакытында безгә язган кыю мәкаләләрен гел искә алабыз.
10 елдан соң Фирая ханым гаиләсендә булыр- га насыйп булган икән. Кайнатасы Җәүдәтнең (мәрхүм) апасы Сания Хәлилованың 90 яшьлеге уңаеннан килдек без аларга. Ире Рәис капка төбен көрәп йөри иде. Башыннан кичкән гыйбрәтле хәлләрне сөйләде ул. Барысын да язып кына булмый...
Төп йортта Рәис, аның 87 яшьлек әнисе Рауза апа һәм 90 яшьлек Сания апа. Фираяның 51 яшендә улы Айнурның туе артыннан ук ике көннән мәрхүм булуын ишеткәч, тетрәнеп киттем...
Өйгә уздык. Рауза апа килене Фираяны мактап бетерә алмый.
— Менә шушы рәхәтлекләрне булдырырга тырышып йөрде дә, китеп барды.., – диде ул күңеле йомшап.
Өйдә заманча аш-су бүлмәсе, мунча, җылы бәд-рәф. Рәис белән Фираяның олы кызлары Айгөл Түбән Пошалымда кияүдә, Айнур Казанда, журналист, кече кызлары Айсылу студент. Рауза апа, ашарга үзем пешерәм, ди. Сания апа ире Хатип белән 43 ел яшәгәннәр. Балалары булмаган.
— Ирегез авыр сүз ишеттермәдеме, аерылыйк, дип әйтмәдеме? – дип сорыйм.
— Ю–ук, — дип җавап бирде Сания апа. – Әйдә, больницага барып карыйк дигәч, кул гына селтәде. Шофер булып эшләде. Салып кайтса да бер тавышы булмады, ятар иде дә йоклар иде. 73 яшендә мәрхүм булды. 2 ел инде хәзер менә монда.
— Без алып кайтканда коляскада иде ул, — дип сүзгә кушылды Рауза апа. – Монда килгәч рәтләнде. Больницада кан салдылар, күрәсең, яшь кешенеке булгандыр.
— Әни (Бибикамал) 102 яшенә кадәр яшәде, — дип сөйләде Сания апа. — Әти (Шакир) нәселе таза тормышлы иделәр. Зур өебез бар иде, мал–туар күп тоттык. Кулак, дип таркаттылар. Өйнең бер почмагына гына калдык. Бригадир яшәде. 4нче сыйныфта укыганда уракка йөрттеләр. Колхоз эшеннән калмадык. Безнең буынга бик авыр заман эләкте. Салым агенты, хисапчы булып эшләдем. Иң авыры кешедән салым җыю булды. Шәл, бияләй, оекбаш бәйләп сатудан, терлектән кергән акчасын салым түләүгә тотты халык. Чарасызлыктан утырып елар идем. Ай, исләремә төшә дә... 4 абыем сугыштан кайтмады. Әти 1946 елда үлде.
— Безнең әти Мәсгуть тә сугышта әрәм булды, — диде Рауза апа.
...Гомерләре сугыш чорына, авыр заманга эләккән бу апаларның 1 март иртәсе күңелле мәшәкатьләр белән башланды. Икесе дә матур күлмәкләрен киеп, ак яулыкларын бөркәнделәр. Рауза апаның авылда кибеттә эшләүче кызы Наилә күчтәнәчләр белән килеп җитте. Оныклары Айсылу йөгерә–атлый тәм–томнар белән өстәл әзерләде. Озак та үтмәде, кунак- лар да күренде. Район башлыгы Илшат Нуриев Сания апа Хәлилованы 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Күңелләре күтәрелеп киткән апаларыбыз көлә–елый хатирәләрен яңарттылар һәм илгә–көнгә тынычлык теләделәр.
Мин бу апаларга карыйм да, менә кемнәрдән үрнәк алып яшәргә кирәк безгә, дип уйлап куям.
Румия Надршина